История

Иске Роман авылының килеп чыгышы.
Иске Роман авылының килеп чыгу тарихын дөрес итеп ачыклау бүгенгесе көндә бик авыр. Шулай да кайбер мәгълүматлар халык телендә сакланып калганнар. Иң беренче, Сембер губернасы (хәзерге Ульяновск өлкәсе) Черкас шәһәреннән Нәдер картның ике гаиләсе килеп урнаша. Алар белән тагын бер гаилә килә. Шул ук вакытта Чувашия АССР Алатыр шәһәренең сәүдәгәр гаиләсеннән чыккан кеше – Рахман үзенең гаиләсе белән килеп урнаша. Бу гаиләләр Иске Роман авылы территориясендә үзләренең тормышларын корып җибәрәләр. Торак йортлар салып, игенчелек эшен юлга салалар. Авыл территориясендә башта өйләр аз була. Шушы гаиләләр арасыннан Рахман гаиләсе барысынннан да аерылып тора. Ул үзенең холкы буенча бик кырыс, каты күңелле була. Күп җирләрне үзенең кулына ала. Сәүдә эше белән шөгыльләнә башлый. Сембер, Казан губерналарына сәүдә кыла. Шул ук вакытта җирсез халыкларны үзе белән алып кайта, аларны крепостной крестьян итә. Икенче төрле әйткәндә, кол итә. Шуннан чыгып Рахман исеменә Кол кушаматы тагыла. Тормышының соңгы елларында ул, сәүдә итеп, үзенә искиткеч зур байлык туплый һәм Иске Роман авылы территориясендәге кешеләрнең хуҗасына әверелә. Рус байлары белән сәүдә иткәндә, алар Рахман сүзенә әһәмият бирмичә, аны Роман диеп атый башлыйлар.
Рахман-Кол карт үлгәннән соң авылга хуҗа булып аның династиясе кала. Һәм авылга Рахман-Колның руслар кушаматы “Роман” исеме бирелә, ә Сембер губернасы Черкас шәһәреннән килгән Надер карт нәселе Рахман-Кол картның ялчыларына әверелеп калалар. Рахман-Кол картның соңгы көннәрендә һәм аның уллары чорында Роман авылы территориясендә өйләр саны шактый арта, гаиләләр саны да үз чиратында күбәя.
Шуннан соңгы елларда Роман авылының барлыгы Россиянең күп кенә губерналарына билгеле була һәм Чистай өязендә шайтый зур авылларның берсенә әверелә.

Иске Роман авылының географик урыны.
Иске Роман авылы Чистай шәһәренннән 18 км, ә Казан-Бөгелмә трассасыннан 3 км ераклыкта, районның көнчыгышына урнашкан. Авылның рельефы тигезлектән тора. Иске Роман авылы көнбатыштан Сарсаз елгасы суы белән, көнчыгыштан “Каргалы” совхозы кырлары белән, төньяктан Ташки ермагы, ә көньяктан - Каен ермагы белән чикләнә. Авыл урнашуы буенча урман-дала зонасына туры килә. Авыл территориясендә уртача континенталь климат. Кыш аеның озынлыгы 5 ай ярымга сузыла. Январь уртасында уртача температура 18 градус. Яз башы 1 апрельдән башлана. Көчле язгы ташулар ай уртасына туры килә. Уртача явым-төшемнең күләме 452 мм тәшкил итә. Авыл террриториясендә грунд сулары шактый зур тирәнлектә ята (10-20 м кадәр). Җир өстен түбәндәге җир токымнары төзи: кара балчык, торф, балчык, ком һәм комташлар.
Авыл территориясе җир асты байлыкларына бай. Төзү материаллары булып торф, үзле балчык, ком һәм комташ тора. Авыл территориясенең җир асты байлыкларын өйрәнүгә совет хөкүмәте зур әһәмият бирә. Татарстан башнефтьгаз геологик разведкасы 1966 елның язында соңгы геологик тикшерүне үткәрде. Разведканың мәгълүматлары нигезендә Иске Роман авылының җир астында күп күләмдә нефть һәм ташкүмер ятмаларының запасы барлыгы беленде.
Бүгенгесе көндә авыл территориясендә урман зонасы байлыгы юк диярлек. Иске Роман авылы барлыкка килгәнче, иң элек елларда авылның төньяк-көнбатышында Прогон тавыннан алып Лабаш күле районнарында ылыслы урманнар, чыршы һәм нарат агачлары үскәннәр, ә хәзерге Ташки тирәсендә төньяк-көнчыгышта Муллякай елгасы территориясендә һәм Яна Роман авылы территориясендә катнаш урманнар үскәннәр. Бу урманнар хәзерге Михайловка авылы янындагы Чулман урманнары белән тоташ булганнар. Чулман урманы Иске Роман авылы территориясендәге катнаш урманнардан саналган. Бу урманга хуҗа кеше - Чистай бае Лазгутов була. Лазгутовтан соң бу урманны Роман авылы бае – Зәббаров Лотфулла сатып ала. Халыкның игенчелек белән шөгыльләнүе нәтиҗәсендә бу урманнар бара тора бик нык киселә һәм ул территорияләр чәчү мәйданына әверелгәннәр. Бу урманнарны кисүдә Роман авылыннан бик күп кеше катнаша. Хәзерге вакытта Чулман урманы шул урманнарның калдык өлеше булып тора. Ә Яңа Роман тирәсендәге урманнар 1895 нче еллларда гына киселеп бетә.

Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Иске Роман авылы.
Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Иске Роман авылы халкының тормыш дәрәҗәсе искиткеч авыр булган. Алар алпавыт, кулак һәм ярлы крестьяннарга бүленгән. Иске Роман авылы халкынын төп кәсебе- игенчелек һәм терлекчелек булган. Халык җирле үгезләр һәм атлар җигеп, тимер һәм агач сабаннар белән җирне эшкәрткәннәр. Тимер сабаннар, күбесенчә, бай халык массасында гына була. Авылның бөтен жире халык арасында тигез бүленгән, күп җирләр авыл байлары кулында була. Җир хөкүмәт тарафыннан крестьяннарга ир кеше башына 2 гектарга якын бирелгән,ә хатын-кызларга имана жирләре бөтенләй бирелмәгән. Революциягә кадәр чәчелгэн культуралардан иң әһәмиятлесе-тары, борчак, солы һәм арыш була. Бодай культурасы бөтенләй чәчелмәгән. Крестьяннар арасында ризасызлык көчле була. Пугачев җитәкчелегендәге восстаниячеләр Казан шәһәренә якынлашкач, бу хәрәкәт Чистай өязендә һәм Иске Роман авыл территориясендә зур урын ала. Авылның ач, ялангач крестьяннары бу восстаниядә актив катнаша. Мисал: СЭППИ һәм Ишкәйләр житәкчелегендәге крестьяннар Пугачев гаскәрләренә барып кушылырга омтылыш ясыйлар.
Революциягә кадәр Иске Роман авылында тулы наданлык хөкем сөргән, авылда барлыгы 3 мәхәллә мәктәбе булган. Мәктәп биналары - мәчетләр. Укытучылар булып муллалар һәм остабикәләр саналган. Күбесенчә фәнни белемнәр укытылмыйча, дини фәннәр укытылган. Мәхәллә мәктәпләрендә авылның бай катлатлам балалары күп укытылган. Шушы чорда авылның иң белемле кешеләре - Мөхәммәтҗан солдат һәм Ярулла дигән кешеләр булган. Хатын-кызлар арасыннан иң белемле укытучы кеше мәзин кызы - Галимәне күрсәтергә мөмкин. Укулар түләүле була, укыган өчен һәр укучы атнаның жомга көнендә 2 тиен көмеш алып килергә тиеш була. Әгәр дә укучы шул акчаны алып килмәсә, ул укучы дәрескә кертелмәгән. Иске Роман авылында зур байлык аерым кешеләр кулында була.
Бу чорда авылда иң зур сәүдәгәрләрдән Ибрагимов Сагитдин саналган, ул зур товар кибетенен хуҗасы булып санала. 1905-1907 нче елгы беренче рус революциясе халыкны уятып җибәрә, авылда ризасызлык үсә һәм ярлы халык байларга каршы көрәш башлап җибәрә. Ярлылар арасыннан 18 кеше көрәш группасы оештыра, аның житәкчесе- Кадыйров Галләм була. Бу группа крестьяннарны үз артыннан ияртеп, Чистай бае – Мясниковның байлыгын талый (җирләре Яңа Роман авылы тирәсендә, хуторы Мульякай елгасы буенда була) һәм Мясниковның үзе янына барырга юлга чыга. Ләкин Мясниковны үтерә алмыйлар, жандармнар халыкны корал белән каршы ала. Шул ук группа җитәкчелегендә баш күтәргән халык Роман авылы бае – Заббаровның да байлыгын талыйлар, аның 1000 баштан артык сарыгы ярлылар арасында бүленә. Шушы чорда Кадыйров Зариф, ягьни Рус Зариф баеның да мөлкәте ярлылар арасында бүленә. Бу хәлне ишеткәннән соң Чистай шәһәреннән зур полиция отряды килә. Кадыйров Галләмне кулга алырга телиләр, ләкин халык зур каршылык күрсәтә. Шулай да Кадыйров Галләм кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла.

Иске Роман авылында Совет властенең урнашуы.

Иске Роман авылы территориясендә беренче советлар власте 1917 нче елның азагында урнаша. Советлар властенең җиңеп чыгуы турында игълан итәргә Чистай шәһәреннән тройкага утырып Йосыпов һәм Идрисов дигән кешеләр килә. Алар бөтен халыкны жыеп, совет властенен урнашуын игълан итәләр һәм авыл советларына беренче сайлауларның шарты белән таныштыралар. Ләкин советларны оештыру җинел булмый. Совет властен яклап чыгучылары куркыту, хәтта үтерүләр дә була. Гарипов Гамил, Галиуллин Гаязлар куркып калмый, алар авыл байларының каршылыгын сындырып, авыл советына җитәкче кешеләр итеп сайланалар, ләкин байлар тарафыннан корбан да булалар. Советлар властен ураштыруда шулай ук Әхмәтҗанов Габбас, Мөхәммәтҗанов Шакир, Мортазин Дәрҗи, Лотфуллин Зәки, Гайфетдинов Әдһамнәр була. Алар советлар эшендә актив катнашалар. Советлар власте урнашканнан соң жир турындагы декрет нигезендә авыл байларының җирләре тартып алына һәм авыл ярлыларына бүлеп бирелә. Бу вакытта бүленгән җирләрнең барлык мәйданы 4470 га була. Декреттан соң җир җан башына карап бүленгән. Һәрбер ярлы крестьян үз хуҗалыгын алып барган. Авыл хуҗалыларында төп культура булып һаман тары, арыш, борчак саналган.

Гражданнар сугышы елларында Иске Роман авылы.
Иске Роман авылы территориясендә советлар власте төзелеп килү чорында авыл халкының тормышы һаман да авыр килеш кала. Авылда керосин, тоз, шырпы житешми. Авыл халкының өе дүрт почмаклы була. Алты почмаклы өйләр элеккеге байларда –Зәббаров Лотфулла һәм Мөхетдин байларда гына була. Һәр биш йортка бер ат саналган. Роман авылына ак чехлар 1918 елның язында килә. Ак чехларның Каргали авылы ягыннан килгән хәбәрне ишеткән халык авыл советы кушуы буенча мәчет янына жыела. Бөтен халыкка сәнәк, чалгы һ.б. төрле әйберләр белән коралланырга кушыла. Атларга атланып, ак чехлар – мадярлар килеп керә. Авыл байлары, куштанланып, аларны каршы алырга чыга. Начар коралланган халык каршылык күрсәтә алмый. Мадярлардан куркып, чишмә буендагы ермакка Валиев Шакир, Вәлиев Хайдәр (алар бертуганнар), Галимов Гайни, Төхвәтуллин Гафиат кача, ләкин мадярлар 12 кешене үтерелә. Шулар арасыннан Мифтахов Сәләхетдин, Хөсәенов Сөләйманны кылыч белән суялар. Мадярлар тарафыннан үтерелгән кешеләрне халык мәчет янына зурлап күмә. Авылның совет яклы кешеләре Черкасов Галиәскар, Кадыйров Зариф Чистай ягына качалар. Ак чехлар авыл халкын талаганнан соң, Яңа Кала ягына юнәләләр. Озак та үтми, кызыллар гаскәре күренә. Халык башта каршы алырга курка. Ләкин кызыллар икәнен белгәч, халык жанлаша. Кызыллар белән бергә авылга Черкасов Галиәскар, Кадыйров Зариф һәм Кадыйров Мортазалар кайта. Авыл халкы кызылларны ашата, атларына хужалыктан солы җыеп бирелә.
Гражданнар сугышыннан соң авылга зур вакыйга - 1921 нче елгы ачлык килә. Бу елны Роман авылыннан күп кеше читкә, башка өлкәләргә китә. Күп кеше ачлыктан үлә. Авылның халкы бик кими.

Социалистик төзелеш елларында Иске Роман авылы.
Иске Роман авылында колхозлашу 1930 нчы елларда башлана. Колхозга беренче булып Фәхретдинов Гафар, Мөхетдинов Шакир, Галимов Гаяз, Гарипов Галим, Сабиров Шәйхи, Ахметзяновлар була. Шул кешеләр кохозны оештыруда актив катнашалар. Авылда колхозны оештыру аңлату нигезендә һәм халыкларның тырышып эшләве нигезендә алып барыла. Оештырылган колхозның беренче председателе Мөхаммәтҗанов Дәржеман булган. Ул вакытта колхозга кергән хуҗалыкларның саны 120 гә җитә. Колхозның барлыгы 2000 гектар җире һәм 200 баш аты булган. Колхозлар төзелгәч, колхозда сыерлар, сарыклар, дуңгызлар һәм кошлар саны арта. Терлекләр асрау өчен 1932 нче елда беренче фермалар төзелә. Колхоз председателе Гафиятуллин Масхут булган чорда (1934 нче ел) амбарлар төзелә.
1930-1934 нче елларда авыл территориясендә башлангыч мәктәп кенә була. 1937 елда ул җидееллыкка әверелдерелә. Яңа бинаны колхоз салып бирә. Мәктәпнең беренче директоры Мортазин Шамил була. Авылда библиотека соңгы елларда гына төзелә . 1937 елда колхоз бөртекле культураларның һәр гектарыннан 18 ц иген уңышы җыеп алуга ирешә. 1940 елның башына авыл зурая. Хуҗалыклар саны арта 500 гә җитә. Колхоз барлыгы 9 кырчылык бригадасы булып, һәр бригадада 80 баш ат һәм 200 гә якын эшче көче була.
1941 елның башында “Комбайн” колхозы исеме алган колхоз Кызыл-Армия районы колхозлары арасында иң зур һәм экономикасы үскән колхозларның берсе була. Иске Роман авылы халкының тыныч тормышы 1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы тарафыннан өзелде.

Бөек Ватан сугышында Иске Роман авылы.
Бөек Ватан сугышында Иске Роман авылыннан барлыгы 186 кеше катнаша. 1941 елның 25 июнь көнне Иске Роман авылыннан беренчеләр булып фронтка Гарафутдинов Фархай, Бакиров Гайфи, Мортазина Вагиз, Садыйков Гариф, Гатин Зайнук, Нуретдинов Әдһәм, Гайфуллин Нәсип китәләр.
Иске Роман авылыннан сугышка киткән иптәшләр арасыннан 76 кеше сугыш кырында корбан булып калды. Шулар арасыннан Нуретдинов Әдһәм 1942 нче елны Сталинград оборонасында, Гайфуллин Нәсип 1941 нче елны Киров фронтында, агалы-энеле Закиров Миншакир һәм Закиров Нәҗипләр 1941 нче елда, Хөснелгатин Миңнебай Ленинград оборонасында, Хөснетдинов Кыям Ленинград блокадасы вакытында 1942 елда, Мостафин Галиаскәр Берлин операциясендә һ.б. башка төрле фронтларда геройларча һәлак булдылар.
Ватан сугышы инвалидлары Даминов Гомәрнең, Мотыйгуллин Шакирның, Салахов Галимҗанның, Мөхетдинов Шәйдулла абыйларның күкрәкләрен Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре бизи.
Бөек Ватан сугышы кырларында безнең якташларыбыз искиткеч зур батырлыклар күрсәтәләр. Боларга мисал итеп түбәндәге иптәшләрне күрсәтергә мөмкин: Хөснетдинов Кыям 1941-1942 елларда Казанда политрук булып хезмәт итә, үз теләге белән Ленинград оборонасында катнаша. Анда полк комиссары булып эшли. 1942нче елның октябрендә сугышчан задание үтәгәндә батырларча һәлак була. Мостафин Сафа 1941 елны фронтка китә. Сталинград сугышыннан алып, Берлин операциясенә кадәр җитә. Зур батырлыклар күрсәтә, шуның өчен ул хөкүмәтнең Кызыл-Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сталинград сугышында, Берлин операциясендә катнаша. Авиодеталь Взводы командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Сугыш беткәч, хәрби эштә кала. 1946 нчы елда хәрби задание үтәгәндә һәлак була.
Бөек Ватан сугышында үз теләкләре белән китеп, сугышта зур батырлыклар күрсәтүче хатын-кызларыбыз да бар. Алар арасында Шәйхетдинова Рәшидә, Хабирова Мәликә, Салахова Өммегани апалар.
Салахова Өммигани апа (1923-1952) 1941нче елдан алып 1945 нче елга чаклы Бөек Ватан сугышында катнаша. Фронтның алгы линияләрендә мед. сестра булып эшли. Сугыш беткәч, үзенең эшен Балтач районында балалар йортында тәрбияче булып дәвам итә.
Фронтка киткән ирләрнең урыннарын хатын-кызлар һәм яшүсмерләр алмаштыралар. Хакимова Гөлжихан, Дәминова Рәхимә, Минкина Хатирә, Бакирова Минниса тракторларны йөртә башлыйлар. Сахапова Халимә, Гафиятуллина Факия комбайн штурвалларына басып, комбайнчы булып эшләделәр. 1944 нче елда Кабирова Канифя апа колхоз председателе итеп сайлана һәм намус белән үзенә тапшырылган эшне башкара.
Колхозчылар көче белән фронтка һәр елны икмәк, ит, май, җылы киемнәр җибәрелеп тора. “Барысы да фронт өчен, җиңү өчен, бөтен халык җиңүнең тиз килүен генә теләде.

Иске Роман авылының үсеше.

Авыр сугыш еллары үтеп китте. Исән калган кешеләр Иске Роман авылына әйләнеп кайттылар һәм хезмәт вахтасына бастылар. Сугыш елларында колхозның экономикасы нык какшаган, авыл халкының тормыш шартлары авыр иде. Авыл халкының тырыш хезмәте, партия дәүләт органнырының дөрес җитәкчелеге нәтиҗәсендә хуҗалык аякка бастырылды.
1960 нчы елнын яз аенда Иске Роман авылы “Каргали” совхозының өченче бүлекчәсе итеп оештырылды. Бүлекчә идарәчесе Хөснетдинов Хаби Сәхәп улы була. Совет хуҗалыгы, хуҗалык расчетында тору сәбәпле бүлекчә хуҗалыгы бик тиз үсә һәм ныгый.
1961 нче елда Иске Роман авылы территориясендә зур төзелеш башлана. Таштан һәм кирпичтән 200 баш савым сыеры сыешлы коровник төзелде. Шулай ук шул елны сигезъеллык мәктәп каршысына совхоз членнары тору өчен таштан 8 квартиралы тулай торак йорты салынды. Бер ел яшәү дәверендә «Каргалы» совхозы авыл хуҗалыгы елын рентабльле совхозлар рәтенә басты. Иген уңышы нык күтәрелде. Терлекләр саны артты. 1965 нче елның январь аенда үзәге Иске Роман авылы булган «Ромашкино» совхозы барлыкка китерелде. Директор итеп Гобәйдуллин Ирек Фәхри улы, партком секретаре Каримов Ш.Ш билгеләнә. «Ромашкино» совхозына тагын ике торак пункт-авыл Исләй һәм Татар Сарсазы авыллары кертелә. Яна төзелгән совхозның гомуми җир мәйданы 12 мең гектарга якынлаша.
1965 нче елда һәр гектардан бөртеклеләрдән уртача 10,4 ц булган булса, 1970 нче елда һәр гектардан 13,7 ц планлаштырыла. “Ромашкино” совхозы территориясендә капитал төзелешкә дә зур әһәмият бирелә. 1965 нче елда Иске Роман авылында 350 баш савым сыеры сыешлы яна коровник салынды. Ак кирпечтән 8 квартиралы йорт өлгерде һәм 1966 нчы елның ноябрендә 16 квартиралы йорт эксплутациягә бирелә. Совхоз дирекциясе Иске Роман авылы территориясен су белән тәэмин итүне 1966 нчы елга планлаштыра.
Авылда 8 еллык мәктәп яшәп килә. 1965-1966 нчы уку елында 254 укучы укыган. Бу укучыларга белем бирүдә, тәрбия итүдә 18 педагогик кадр көч куйган. Шуларның 6 сы югары белемле. Мәктәпнең уку-укыту өчен материаль-техник базасы киңәйтелә. Мәктәпнең 1966-1967 нче уку елында балаларны хезмәткә өйрәтү үзенең бөтен инструментлары белән жиһазландырылган мастерское булдырыла.
Авыл көннән көн төзекләнә, һәр елны берничә калай түбәле алтыпочмаклы йортлар арта. Барлыгы хужалыклар саны 250 гә җитә. 1966-1970 нче елның бишьелларында авылда таштан зур клуб салу һәм 320 урынлы яңа мәктәп салу планлаштырыла. Бу вакытта совхоз директоры булып Шәйдуллин Хабиб Кәлимулла улы килә. Ул бу вазыйфада 3 ел эшли. Шул совхозда партком секретаре булып эшләүче Идиатуллин Мансур Шәфигулла улы аның урынына директор булып куела. Авылда бу елларда терлекчеләр йорты, коровниклар, ремонт мастерское төзелә, йортларга су кертелә. Авылны газлаштыру проекты төзелә. Мәктәп директоры булып Хәйретдинова Рахимә Зариф кызы эшли. Клубта Сабитова Кәүсәрия Халиулла кызы, библиотекада Садрутдинова (Кузьмина) Пелагия Васильевна көч куя. Авыл Советы председателе булып Нуретдинов Гомәр Әдһәм улы (1969-72 ел), аңардан сон Гыйззәтуллин Шәһит Шәрип улы, Габдракипов Талип (Исләй), Зарипова Ракыя Галим кызы, ә 1984-1986 нче елларда Гыйззәтуллин Рәшит Шәһит улы эшләде. 1986 нчы елдан Авыл Советы председателе булып Шәрифуллина Суфия Ибрагим кызы сайлана. Ул 2013 нче елга кадәр зур көч куйды.
Партком секретаре - Кабиров Сәет Зәки улы була. 1977нче елда яңа совхоз - “Ромашкинский” комплексы барлыкка килә. Директор булып Идиатуллин Мансур эшләгән чорда совхоз рентабельлеген югалтты. 1982 нче елдан директор булып Гафиатуллин Мансур Гарифулла улы (тумышы белән шул авыл кешесе) куелды. Директор булып эшләгән чорда ул бөтен көчен, белемен, осталыгын, гайрәтен авылны төзекләрдерүгә, яшелләндерүгә куйды. 1994 нче елның февраль аенда вакытсыз вафат булды. Үз постында ахыргы сәгатенә кадәр, үзен-үзе аямыйча эшләде. Мәчетнең нигезен салып калдыручы да Гафиятуллин Мансур булды. Ул килүгә йортларга газ кертелә башлады. 1983 нче елдан авыл өйләрендә табигый газ яна. Авылның йөзе үзгәрде. Совхоз исәбеннән эшчеләр өчен бөтен уңайлыклары булган котеджлар төзелде. Юлларга асфальт, тротуарлар салынды. 1988 нче елда 10 еллык мәктәп төзелеп бетеп, укучылар яңа мәктәптә укый башлады. Директоры булып Гиззатулин Рәшит Шәһит улы эшли.
Механизаторлар өчен җылы гараж, механизаторлар йорты, ашлама склады, ябулы ток төзелде. Авылда кирпеч йортлар төзелә, шәхси хуҗалыкларда җиңел машиналар, мотоцикллар саны арта башлады. 1990 нчы елда 50 урынлы ясле-сад ачылды.
1991 елдан үзгәртеп кору чоры башланды. Бу вакытта коммунист, комсомоллар бетте, коммунизм дигән сүзләр тарихта гына калды. Гомумән илебездә, авыл тормышында җитди үзгәрешләр башлады. Үзгәрешләр халык файдасына булмады. Совхоз рентабельлеген югалтты. Фермаларда терлек саны кимеде, яңа төзелешләр юк. Иң куанычлы хәл - 1997 нче елда авылыбызны нурга күмеп, мәчет ачылды. Аны ачуда бик күпләр матди ярдәм күрсәтте. Дәминов Альберт Гомәр улы төзелешкә 20 млн акча бирде. Ул “Сургутнефтегаз” акционерлык оешмасында СМЧ-2нең генераль директоры.
Егерме беренче гасырда авыл яңа сулыш алды, бик күп үзгәрешләр кичерде. 2004 нче елның июлендә совхоз ООО “Ромашкино” га кушыла, ә инде 2005 нче елның 28 нче апреленннән башлап “Агрофирма “Сарсаз” җәмгыяте үз эшен башлап җибәрә. Бүгенге көнгә кадәр аның идарәчесе булып Садыков Илгизәр Миңневәли улы тора. Шушы елллардан башлап, безнең авылыбызда күп эш эшләнде: терлекчелек биналары реконструкцияләнде, олы юл салынды, ябулы ындыр табагына ремонт ясалды. . Авыл халкының тормышы күзгә күренеп яхшырды, матурдан-матур йортлар салынды.
2013 нче елның август аеннан авыл җирлеге башлыгы итеп Садыйкова Люция Илдус кызы сайланды.

Авылыбызның күренекле кешеләре.
Авылыбыз үзенең табигате белән генә түгел, ә күренекле кешеләре белән дә бик бай. Аларның һәрберсе авылыбызның тарихында аерым урын алып торалар. Аларның тормыш юллары, хезмәтләре белән һәрдаим кызыксынып, танышып торабыз. Чөнки алар – тарихыбызның бер өлеше.
Бөек Ватан сугышында катнашып, подполковник званиясендә запаска чыккач, авылдашыбыз Нәҗип Зарип улы Кадыйров Мәскәү янындагы Одинцово шәһәрендә төпләнеп кала. Якташыбыз туган җирен – Чистай районы, Иске Роман авылы һәм үзе укыган Каргалы урта мәктәбен бер дә онытмады, еш кайтты. Халык белән очрашулар оештырды, әңгәмәләр үткәрде. Яшьләргә совет кешеләренең Бөек Ватан сугышы фронтларындагы батырлыклары турында сөйләде.
Авылдашыбыз Галимов Фәйзерахман Абдулгани улы Бөек Ватан сугышында зур каһарманлык күрсәтте.
Иске Романда туып үскән Зәйнетдин Әхвәтвәли улы Сабитов - элеккеге отставкадагы полковник, сугыш ветераны, икенче группа инвалид бүгенге көндә безнең арада юк. Ул утыз алты ел армиядә хезмәт иткән, шуның чирек гасырын Ульяновск танк училищесында эшләгән. Кырыс профессия кешесе булуына карамастан, анын турында хисле, мавыгучан кеше иде, дип искә алалар.
Ватан үзенең улларын онытмый, дошманга каршы көрәшкән батыр улларын зур ихтирам белән искә ала, аларның тиңдәшсез батырлыгы, фидакарьлеге алдында баш ия.
Җырчы Сөләйманов Рәшит Шакир улы балачак хыялына иреште - татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты булып китте. Халкыбыз аның башкаруындагы күп кенә җырларны үз итә, аның белән горурлана.
Танылган язучы, публицист Кояш Тимбикова - Иске Роман авылы кызы. Ул күп еллар республиканың "Азат хатын" журналында эшләде, шул ук вакытта әсәрләр дә язды. Аның тарафыннан язылган повестьлар, хикәяләр һәм шигырьләр һәрчак үз укучысын таба килә. Татарстанның Чистай шәһәре һәм районы хакимияте карары белән 2006 нче елның 17 нче гыйвар аенда Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия булдырылды.
Кояш Тимбикова исемен мәңгеләштерү һәм Чистай районында яшәп иҗат итүче татар һәм рус әдәбиятчыларының иҗатын бәяләү һәм үстерү максатын куйган әлеге премия елга бер тапкыр ике кешегә - матур әдәбият вәкиле һәм районда әдәбият үсешенә зур өлеш керткән шәхескә тапшырылачак. Бүләкләү тантанасы Кояш Тимбикованың туган көне - 16 ноябрьдә узачак. Лауреатларга акчалата бүләкләр һәм истәлекле дипломнар тапшырылачак.
Моннан тыш мәктәптә Кояш Тимбикованың музее да булдырылды (16.11.2006). Шулай ук аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, "Кояш Тимбикова укулары" да уздырыла.


Последнее обновление: 28 мая 2014 г., 09:13

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International