История

Географик урыны.

 
 

Татарстанның Көнбатыш Кама аръягында Чистай шәһәреннән 25 км ераклыкта ямь-яшел болыннар уртасында Исләй авылы урнашкан.Тирә-ягында зур урманнар булмаса да, куе булып үскән кыр ышыклау полосалары,көнбатыш ягыннан калкулыклар авылны көчле җил-давыллардан саклый.

Авылның тирә-юне бик матур. Җиләкле болыннарыз, елга һәм күлләребез күп. Исләй яныннан гына мул сулы Каргалка елгасы (Олы елга) агып үтә. Каргалка атамасы Каргалы авылы ягыннан агып төшкәнгә бирелгән.

Авылның түбән очында Арт елга (Кече елга) агымсуы үтә. Олы елга белән Кече елга кушылып, Шушмага коялар. Исләйнең көньягыннан агучы елганы өч өлешкә бүлеп, өч төрле атыйлар: Мстрик, Каенлы елга, Сазлы елга дип йөртәләр. Каенлы елга дип аталуы, ул тирәдә каеннар үсүенә бәйле.Сазлы елга камышлы, сазлыклы булганга шулай атала. Авыл уртасында Бакый ерымы бар. Ул ерым башында Бакый атлы кеше торган. Бакый елгасы “тота” дигән ышану яши. Ягъни, ерым янында начар, ярамаган эшләр эшләгән кеше авырый, ди. Хәзергесе вакытта ерым, зур булуына карамастан, бөтенләе белән яшеллеккә күмелгән.

Елга буйларында Өчтау, Җиде Яр калкулыклары бар. Алар үз атамаларын саннарына карап алганнар.

Кызылъяр, Акъяр атамалары төсләренә карап билгеләнгән. Авылның бер башында Кәрәкәле күле бар. Анда кайчандыр кәрәкә балыгы үрчеткәннәр.

Авылыбызга ике юл килә. Олы юл һәм Кече юл. Ә авылара юллардан Нариман һәм Тукмаклы юллары бар. Бу ике юл сугыштан соңгы еллардан калганнар.

Файдалы казылмаларга да бай авылыбыз. Өчтаудагы ком карьерыннан авыл кешеләре генә түгел, тирә-як авылларда яшәүчеләр дә файдалана. Кызыл балчык,ак балчык карьерлары да бар, ә Акшарлы елга акшар чыганагы булып тора. 

 
 

Исләем! Бихисап синдә иман һәм аһәң,

Мәчетеңнән ишетелә моңлы азан!

Дөньялар үзгәрде,без дә үзгә булыйк дими,

Халкың кала бирә эчкерсез һаман.

 
 

                         

 
 
 

                                 Авылның борынгы тарихы.

 

 Исләй авылы- Чистай районының гына түгел Татарстанның да иң борынгы авылларының берсе. Аның 700 еллап тарихы бар. Моны исә фәнни хезмәткәрләр һәм 1300 елгы “Таш билге” раслый.

Безнең Исләй авылының барлыкка килү вакыты ерак еллар чорына туры килә. Авылыбыз (өлкәннәр сөйләп калдырган буенча) болгар ханлыгы чорында ук төзелә башлаган булырга тиеш. Чөнки авылыбызның ( бездә 3 зират) бер зиратында 1400 елгы кабер ташы әле бүген дә исән. Авылыбызның аксакалы Зәки бабай сөйләве буенча, бу урында иң беренче булып үзенең уллары белән Ислам исемле кеше килеп урнашкан. Тора-бара ул үзенең агай-энеләрен дә үз янына җыйган. Шулай әкренләп авыл барлыкка килгән. Тирә-юньдәге башка милләт халыклары Исламны Ислям, Исляй дип йөрткәннәр. Шулай итеп, авылыбыз Исләй авылы булып киткән. Ислам гарәп сүзе.

1.Буйсыну, аллага буйсыну.

2.Мөслим, мөселман

3. Сәламәтлек, сау төзек дигән мәгънәне аңлата.

Ислам бабайлар килгәндә бу җирләрдә калын урманнар булган. Чәчүлек җирләрен арттыру өчен кешеләр әкренләп агачларны кискәннәр, җир биләмәләре күбәйгән. Бу урынның уңдырышлы җирләре халыкны үзенә тарткан. Авылда халык сыйнфый яктан үзгәрешләр кичерә башлаган. Тора-бара күп җирбиләүче байлар барлыкка килгән. Шундыйлардан: Камалов Лотфулла дигән кеше 40 дисәтинә җир биләгән ( 1 дисәтинәдән буе 160 м иңе 80 м җир исәпләнә). Мондый байлар Октябрь революциясенә кадәр булганнар. Менә аларның кайберләре: Солтанов Мубаракша, Кәримов Халикъ, Алиев Мөстәкыйм, Булатов Гатаулла. Алар батраклар тотканнар.

XVIII гасыр азакларында күренекле шәхесләрнең берсе-галим укытучы һәм әдип Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834) Исләй мәдрәсәсендә 1 ел балалар укыткан Утыз Имәни хәзрәт Ислам диненең сафлыгы өчен көрәшүчеләр сафында торган.  

 

Еллар үтә-үтә авыл үскән

Мәчет-мәдрәсәләр салганнар.

Заманына күрә бала-чага

Шунда укып белем алганнар.

 

Утыз Имәненең эзләре дә

Калган безнең Исләй җирендә

Бер ел мәдрәсәдә белем биргән,

Әле дә төшми халык теленнән.

 

XVIII гасыр азакларында күренекле шәхесләрнең берсе-галим укытучы һәм әдип Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834) Исләй мәдрәсәсендә 1 ел балалар укыткан Утыз Имәни хәзрәт Ислам диненең сафлыгы өчен көрәшүчеләр сафында торган. Чукындыруга каршы хәрәкәттә актив катнашкан. Ул кулдан китаплар язган. Аның Кол Галинең  “Кыссаи Йосыф” китабын күчереп, халыкка тарату вакыты да шушы Исләйдә эшләгән елларына туры килә.

Октябрь революциясе якынлашкан чорда Исләй өч мәхәлләле зур авыллардан саналган. Мәдрәсәләр эшләп торган. Ул вакытларда балаларга дини белемнәр өйрәтелгән. Ир балаларны Шәрәфи һәм Сафи хәзрәтләр укытканнар, ә кыз балаларга Нәфисә абыстай белем биргән. Алар дини укулар белән бергә гарәп, урыс телләрен дә өйрәткәннәр.

Совет власте урнашкач, дини укытулар туктатыла.Авыл байларын һәм муллаларын эзәрлекләүләр башлана.

                 Еллар болганганда мәдрәсәләр туктаганнар белем бирүдән.

                 Муллаларны авылдан куганнар, кайтмаганнар шушы китүдән.

Еллар агымында илдә булган хәлләр безнең авылны да читләтеп үтмәгән. Көрәшләр, кан коюлар, фетнәләр башланган.

                    Үткән еллар җиңел булмаган шул

                    Тормыш авырлыгы кыйнаган.

                    Җыр-моң белән бизәп авырлыкны

                     Үз тормышын халкым җайлаган.

                        Октябрь инкыйлабы чоры.
 

Октябрь революциясе Исләйгә дә килеп җиткән. 1917 елда авылда партия оешмасы төзелә. Сәркатибе Хәсәнов Минһаҗ була. 1918 елда беренче Совет төзелә. Илдә әле сыйнфый көрәш дәвам итә.

    1913 елда сәнәкчеләр фетнәсе башлана. Бу фетнәдә Вилданов Ибраһим абыйның әтисе белән бертуган энесе Нигъматулла сәнәклеләр тарафыннан үтерелә.

    Ниһаять, бездә 1926 елда совет власте урнаша. Кулакларның байлыклары алына, кайберләре куыла. Яңа тормыш башлана. Илдә , авылда бер-бер артлы үзгәрешләр булып кына тора

 
                            Колхозлашу еллары.

.

   1929 елда колхозлар төзелә башлый. 1930 елда безнең Исләйдә дә колхоз төзелә. Колхозның исеме “Таш билге” була. “Таш билге” ул – тарихи урын. Авылыбызда 4 зират бар : Иске, Урта, Таш билге һәм яңа зиратлар. Иске һәм Урта зиратлар инде күптән кулланылмый. Алар бары – “Изге урыннар” дип саналалар. Төзәтелеп, чистартылып торалар. “Таш билге” зираты авылдан бер километр читтә, тау башына урнашкан. Аны бездә борынгы бабайларның каберләре дип уйлыйлар. Кабер өстендәге гарәп язулы ташлар изге саналалар. Бер рус кешесе күрше рус авылыннан кабер ташын өй нигезенә салгач, аяксыз калган диләр. Күрәзәче карчык моның сәбәбен шул таштан күрә. Рус бу ташны кире илтеп куйдырганнан соң гына аягына баскан дип сөйлиләр. Авылда һәм аның тирәсендә борынгы акчалар, олы хайван сөякләре чыга, ләкин аны тикшерүчеләр булмаганлыктан, аларның нинди сөякләр икәнен белүче юк.

 

Беренче мәктәп ачылу.

    1918 елда беренче совет мәктәбе ачыла. Беренче укытучы Булатов Гата була. Бу елларда яңа төр мәктәптә әле гарәп әлифбасы белән укытканнар. Мәктәп бинасы булмау сәбәпле, укулар Мөбәрәкша һәм Сөнгатов Нәбиулла бабайлар йортында барган. Авылда балалар бик күп булганда, укулар өч сменада алып барылган. 1928 елда беренче пионер оешмасы төзелгән. Мирсяйҗанов Хәлим, Булатов Ибраһимнар беренче пионерлар булганнар. 1929 елда гарәп графикасы латин графикасы белән алмаштырылган. Ә 1939 елда латиннан кириллицага ( рус әлифбасына) күчерелгәннәр.

    1936-1937 елларда түбән оч мәчетен хәзерге мәктәп йортына күчереп салалар. Бу вакытта Гарифуллин дигән Акъяр егете  мәктәп директоры була. Мәктәпне җыештыручылар – Галлямова Миңнеруй, Нәбиулла кызы Хәтирәләр булалар. Әлифбаны алмаштырган елны, 1939 елда мәктәп җидееллыкка әйләнә. Шул елларны авылда балалар яслесе ачыла.

 

                             Бөек Ватан сугышы чоры.

    Шулай яңа үзгәрешләр, яңа төзелешләр белән яшәгәндә, ил өстенә авыр кайгы килә. 1941 елның җәендә Ватан сугышы башлана Безнең авылдан бу сугышка 216 кеше китә. Шуларның 86 сы сугыш кырларында ятып кала. Кайберләре хәбәрсез югала, кайберләренең үлү хәбәре килә. Күпләре авыр яраланып кайта. Алар сугышта алган яралардан гомер буе сызланып, үлеп китәләр. Искиткеч батырлыклар күрсәтеп күкрәкләренә орден – медальләр тагып кайтучылар да байтак була. Булатов Даян, Фәтхетдинов Низаметдин, Билалов Галимҗан, Әхмәтҗанов Әхәт, Булатов Халәми, Илалетдинов Мәгъдинур  һәм башка бик күпләр шундыйлардан. Булатов Даян 3 Дан ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.Даян Вәгыйз улы сугыштан соң да сынатмый, авылда алдынгы механизатор була. Фәтхетдинов Низаметдин абый 2 Дан ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Хатын- кызлардан Билалова Минҗәүһәр һәи Таһирова Исләмия сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп кайталар, тыныч тормышта хезмәтләрен дәвам итәләр. Минҗәүһәр апа алдынгы сыер савучы булып эшләде.

Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда төп көч хатын-кызлар, үсмер балалар булган. Алар төнне- көнгә, көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр. Үгезен дә,хәтта сыерын да җиккәннәр. Хатын-кызлар урманын да кискәннәр,юлын да төзегәннәр,тракторчы ,комбайнчы,сукачы, чәчүче дә булганнар, Шулай итеп җиңү көнен якынайтканнар. Ситдыйкова Рәһибә, Хисамова Нәфисә, Вәлиуллина Исламия, Халикова Хафизә, Мостафина Шәрифә,Гыйлячева Сара һ.б күпләр тракторчылар булып эшләделәр. 1953 елларга кадәр тракторда эшләүче Вәлиуллина Исламия һәм Хисамова Нәфисә. Аларның күбесе безнең арада юк инде.

 

                      Үткән инде, бик күп еллар үткән,

                     Авыр тормыш гомер юлын сүткән.

                     Зур сугышлар булган илебездә.

                     Ачлык, ялангачлык алып килгән

                     Шушы сугыш газиз җиребезгә.

 

                                      Сугыштан соңгы тормыш.

Ниһаять сугыш җиңү белән тәмамлана. Тормыш дәвам итә. Яңадан төзелешләр, үзгәрешләр башлана. Колхозның исеме үзгәртелә. Ә 1945елда колхозны икегә бүләләр. Колхоз “Киров” һәм “Тукай” исемнәрен йөртә башлый. 1950 елда икегә аерылган колхозны яңадан кушып, “Молотов” исемен бирәләр. Соңыннан “Гигант” итеп үзгәртәләр.

                     Без дә үстек...

                     Без үскәндә еллар башка иде.

                     Яшьли иңнәр ялгыз күтәрде,

                     Яшьли ятим калды безнең башлар,

                      Барлык авырлыкны үткәрде.

 

Әйе, адәм баласының башыннан үткән авыр елларны саный китсәң, алар шактыйга туры килә шул. Башта революция еллары чорындагы сыйнфый көрәш. Аннан яңа тормыш кору чоры, аннан Ватан сугышы чорындагы авырлыклар. Сугыштан соңгы җимереклекне торгызу авырлыгы да күңелгә шактый авыр хатирәләр калдырды.  Ә Ватан сугышы чоры үзенә бер дәвер булып тора.Авылдашларыбыз берсе дә сынатмый.

1951 елдан сугыш кырларында йөреп кайткан, энергияле егет Вилданов Ибраһим Әсфәндияр улы колхоз рәисе булып эшли башлый. Ул эшләгән елларда колхоз алга китә. Авылыбызда киң колач белән төзелеш башлана. Хуҗалыкта күп гаиләләр  колхоз идарәсе ярдәме белән өйләр салып керәләр. Җил двигателе, электр станциясе төзелә. Сарык, сыер, тавык, үрдәк, дуңгыз фермалары төзелеп эшли башлый. Май сыккыч машина, ике икмәк киптергеч җайланма, икмәк пешерү йорты гөрләтеп эшли. Авылдагы башка тармаклар үсү белән бергә халык-көнкүреш йортлары төзелә, культура-агарту,белем бирү эшләре дә үсә, яңара. 1956 елда югары оч мәчетен үзәккә күчереп, мәдәният йорты итеп салалар. 1959 елда яңа мәктәп төзелеп, яңа уку елы шунда башлана.

    1957 елда колхоз  сөт җитештерү буенча зур уңышларга ирешеп, Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. Бу күргәзмәдә колхозга бүләк итеп радиоузел бирәләр. Алдынгы сыер савучы , сугышларда йөреп, исән- сау кайткан Билалова(Сафиуллина) Миңҗәүһәр апа Казанга ВДНХ га бара.

1951-1965 елларда түбән һәм югары оч ягында фермалар тезелеп киткән була. Югары очта сыерлар, атлар, урталыкта сарык фермалары булса,түбән очта дуңгыз,тавык,үрдәк фермалары. Бөтен җирдә эш гөрләп торган чаклар бу. Шул ук елларда умарталык тирәсендә һәм түбән оч ягында яшелчә үстерәләр. Күп тә үтми җимеш агачлары утырталар. Шулай итеп, бездә алма һәм карлыган бакчалары барлыкка килә. Анда Таһиров Харис абзый җитәкчелек итә. Еллар үтә, бу бакчалар җиләк-җимеш бирә башлыйлар.

    Кыскасы, 6-7 мең гектар җире булган колхозыбыз районда иң бай хуҗалыкларының берсенә әверелә. Миллионер колхоз исемен ала.

     1960 елда колхозны совхозга әйләндерәләр. Ул “Каргалы” совхозының икенче бүлекчәсе дип йөртелә башлый. Совхоз директоры Ятманов Федор Дмитриевич, ә бүлекчә җитәкчесе итеп Вилданов Ибраһим сайлана.

      1965 елдан безнең авыл “Роман” совхозының II нче бүлекчәсе була. Шулай итеп, югарыда әйтелгәнчә, авылыбызны “Каргалы” совхозыннан аерып, “Роман” совхозына кушалар. 1967 елда авыл дәүләт электр челтәренә тоташтырыла (Зәй ГРЭС). Шул ук елны, совхозлар берләшү сәбәпле, ике авыл арасына юл кирәк була. Бу эшне башлап җибәрәләр, ул өч елга сузыла. Исләй белән Роман авылларын тоташтыручы юлны төзүдә Шакиров Рафыйк белән Сафин Сәйфулла, Җиһаншин Рәисләр һ.б. зур тырышлык куеп эшлиләр.

    Бу юл хәзергесе көндә дә ике авыл халкына хезмәт күрсәтә. Ләкин юлның өслеге ясалып бетмәгән көе кала. Ул хәзер дә шул хәлдә.

   Унҗиде ел җитәкче булып тору дәверендә Вилданов Ибраһим совхозны алдынгылар рәтеннән төшерми. Эшләгән елларында үзен төпле акыллы, оста оештыручы, булдыклы  җитәкче итеп таныта. Ләкин 1968 елны 22 ноябрендә озак һәм каты авырудан соң аның йөрәгү тибүдән туктый. Аңа әле бу вакытта бары тик 48 яшь кенә була. Бу рәхимсез авыруга дучар булмаса, ул әле тагын никадәр яхшылыклар эшли иде. Яхшылык җирдә ятмый, халык бүгенге көнгә кадәр хөрмәтләп,  җылылык белән искә ала.

   Уйлап карасаң, чынлап та искитәрлек бит. Ибраһим абый җитәкче булган елларда Исләебез бик күп яклардан мактауга лаек булды.

   Авылда яшьләр бик күп иде. Алар эшли дә, вакытында күңел ача да белделәр. Атна саен кызыклы тамашалар, концертлар, театрлар һәм төрле темаларга кичәләр була иде. Бу эшләрдә авылыбызның культура – агарту хезмәткәрләре  һәм укытучылар активлык күрсәттеләр. Бигрәк тә авылыбызның хөрмәткә лаек  укытучысы һәм өлкән пионервожатый Хафизова (Вилданова) Рәхилә мәктәптә һәм авыл яшьләре арасында армый –талмый эшләде.

Тормыш дәвам итә. 1968 елның ноябрь аенда Әбдрәкыйпов Талип Хәлим улы Вилданов Ибраһим урынына 2 бүлекчәгә рәис итеп билгеләнде. Бу елларда авылда тормыш яхшырды. 1970 елда авылыбызда 28 телевизор, 13 мотоцикл һәм берничә җиңел машина бар иде. 1972 елда “Бакый” ермагы аша труба салып, тимер күпер ясадылар. Авылның югары очына су кертелде, урамга колонкалар куелды. Шушы ук елны кирпечтән яңа мәктәп төзелә башлады. Бу эшне башлаганда совхоз директоры Шәйдуллин Хәбибулла Кәлимулла улы , авыл советы рәисе Гыйззәтуллин Шәһит Шәрип улы була. 1974 елда яңа мәктәп салынып бетә. Бу елларда бик энергияле,таләпчән педагог Булатова Хәдимә Мотыйгулла кызы мәктәп директоры булып эшли. Тагын 2 бүлекчәнең җитәкчесе алышына. Әбдрәкыйпов Талип урынына Гафуров Рәфәгать билгеләнә. Бу чорда Исләй авылында байтак төзелешләр башкарыла. Сигезьеллык яңа мәктәп янына күмер белән ягыла торган котельный , 1978 елда кибет, 1986 елда клуб бинасы төзелеп бетә. 1987 елда 200 башка исәпләнгән сыер фермасы салына.

Еллар үтә торды. Җитәкчеләр ешрак алышына башлады. Шулай итеп, 1989 елда Исләй “Роман” совхозыннан аерылды. Җитәкчесе итеп авылыбыз егете Рәмис Сафиуллинны сайлап куйдылар. Бу егетебез дә И.Вилданов кебек төзелеш эшләренә әһәмият бирде. 6-7 ел эчендә шактый эш башкарырга өлгерде. Озак еллар халкыбыз тилмереп көткән газ кертелде. Авыл янына кадәр үк асфальт юл төзелде, мәчет,җылытылган гараж ,10 нан артык торак йорт файдалануга тапшырылды. Ничә еллар булмаган милли бәйрәмебез- Сабан туе үткәрелә башлады.

 

Авылыбызның күренекле кешеләре.

 Авылыбыз үзенең табигате белән генә түгел, ә күренекле кешеләре белән дә бик бай. Кемнәр генә чыкмаган безнең Исләебездән! Герой, министр, прокурор, врач, укытучы, доцент, журналист, хәрбиләр, юрист, җитәкчеләр... Әлеге исемлекне бик озак дәвам итеп булыр иде. Аларның һәрберсе авылыбызның тарихында аерым урын алып торалар. Аларның тормыш юллары, хезмәтләре белән һәрдаим кызыксынып, танышып торабыз. Чөнки алар – тарихыбызның бер өлеше.

                     
Урманчиева Мөнирә

(1907) –хезмәтенең беренче чорында укытучы, 1931 елдан партия аппаратында җитәкче

Урманчиев Әхәт Шәмәрдан улы
(1918)- хезмәтнең беренче елларында укытучы, соңыннан хәрби врач
Булатов Шәйдулла

(1918) – подполковник, хәрби комиссар. Үзенең хезмәтләре өчен күп кенә орден һәм медальләр алган.

Хисамов Галимҗан Хәсән улы
(1922)- Хәрби командир. Орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Таһирова Исләмия Харис кызы
(1925)- прокурор.
 
Шаһвалиев Фәргать Нурулла улы
(1934))- авыл хуҗалыгы министры
Булатов Даян Вагыйз улы
(1924)- сугыш батыры, 3 Дан ордены кавалеры
Булатова Халидә Мотыйгулла кызы
(1924)- врач
Ихсанов Сагидулла Сафа улы
(1925)- Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы
Булатова Хадимә Мотыйгулла кызы
(1926)- мәктәп директоры
Булатов Нәсыйх Мотыйгулла улы
 
 
(1928)- доцент, врач
Вәлиуллин Сәйфулла Нәсибулла улы
 
(1930)-Кукмара “Авыл хуҗалыгы техникасы” 
           җитәкчесе
Якупов Гамир Гатаулла улы
(1930) – юрист
Булатов Рафик Мотыйгулла улы
(1935)- КГБ работнигы, полоковник
Булатов Рашат Мотыйгулла улы
(1939)- Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы
Булатов Равил Ибраһим улы
(1946)- инженер, Казан шәһәре реставрация үзәге директоры
Садыйкова Нәсимә Исхак кызы
(1952)- җурналист
Шаһвалиев Әсхать Нурулла улы
(1930)- инженер
Закиров Фаиз Харис улы
(1954)- мәктәп директоры
Мохтаров Раиф Рәшит улы
(1957) – Яңа Чишмә районы юл төзү идарәсе җитәкчесе
 
Сөләйманов Равил Әбелкәрам улы
(1960) – Чистай РУЭС ы җитәкчесе
 
 

     

 
 

Ни мәңгелек икән җир йөзендә?

Бар да бетә, бар да югала...

Кеше килә,яши. Китеп бара,

Ни кала соң аннан, ни кала?

 

Йолдыз кебек атылып үтә гомер.

Җир өстендә түгелеп моң кала.

Әйткән сүзләр, кылган эшләр кала,

Яхшы, яман дигән ат кала.

Последнее обновление: 8 апреля 2014 г., 10:32

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International