Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтү: аны бушлай алу хокукын кем яклар

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Кулларында мәҗбүри медицина иминияте полисы булган гражданнар да еш кына иминият компанияләренең тәгаен ни белән шөгыльләнгәнен һәм медицина ярдәмен алганда проблемалар килеп чыкканда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми. Бу турыда аңлатуны сорап, без Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалы директоры АХАТ ХАФИЗОВКА мөрәҗәгать иттек.

 

Иминләштерелгән гражданнарның медицина ярдәмен бушлай алу хокукларын яклауда иминият компанияләренең роле нидән гыйбарәт?

Бүгенге көндә иминият компанияләре халыкны мәҗбүри медицина иминияте полислары белән генә тәэмин итеп калмый, алар медицина ярдәме алганда, шулай ук бәхәсле хәлләр, шул исәптән шикаятьләр буенча чаралар күргәндә пациентларның актив ярдәмчеләре дә булып тора.

Татарстан Республикасы территориясендә өч иминият компаниясе эшли: җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте,  җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте.

Аларның һәркайсында иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау хезмәтләре оештырылды һәм уңышлы эшләп килә.

Гражданнар иминият компанияләренә еш мөрәҗәгать итәме, соңгылары аларга ничек ярдәм күрсәтә?

Еш мөрәҗәгать итәләр - күбесенчә фондның контакт-үзәге яки иминият компанияләренең «кайнар линияләре» телефоннары буенча консультация бирүне  сорап.

Кагыйдә буларак, мөрәҗәгать итү сәбәпләре мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткәндә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне ирексезләп тагуга һәм медицина  ярдәмен түләүсез күрсәтүдән баш тартуга кагыла. Медицина оешмаларында аларны түләүле нигездә үтәргә тәкъдим итү очраклары да аз түгел. Моннан тыш, күпләрне УЗИ, КТ, МРТ кебек диагностика тикшерүләрен һ. б үткәрүне көтү вакытлары кызыксындыра,

Иминият компанияләре шулай ук иминләштерелгән затларның медицина  ярдәме сыйфатсыз булуга һәм ярдәмне алып булмауга кагылышлы шикаятьләрен дә тикшерә һәм аларның язма гаризасы буенча медицина  ярдәме сыйфатына экспертиза үткәрә.

Күп очракларда медицина оешмасы белән пациент арасындагы бәхәсләрне иминият компанияләре судка кадәр, шул исәптән пациентның медицина хезмәтләре күрсәтүгә яки даруларга тоткан акчаларын кире кайтартып, җайга сала. Менә бер мисал. Бала тудыру йортында хатыннарга алар үз акчаларына сатып алган антирезуслы иммуноглобулин кадыйлар. Бу очракны иминият компаниясе тикшерә башлагач, медицина оешмалары пациентларга акчаларын кире кайтарып бирә.

Иминият компанияләре иминләштерелгән затларның хокукларын судта да яклый.

Иминләштерелгән затларның медицина ярдәмен бушлай һәм сыйфатлы алу  хокукларын яклау позициясеннән чыгып, тематик экспертизалар үткәрелә, мәсәлән, яман шеш белән авыручылар өчен авыртуны баса торган терапиянең адекват булу-булмавы, халык өчен үткәрелә торган диспансеризациянең күләмнәрен һәм сыйфатын саклау, инсульт һәм миокард инфаркты белән интегүче пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең профильле булуын һәм этаплап үткәрелүен тәэмин итү һәм башка тематикалар буенча.

Билгеле инде, бу иминият компанияләре башкара торган эшләрнең тулы исемлеге түгел, аларның эшләре күп.

Иминият медицинасында шәхсиләштерелгән мөнәсәбәт каралганмы?

Соңгы вакытта сәламәтлек саклауга кертелә торган медицина ярдәме күрсәтүнең пациентка йөз тоткан моделе пациентларның законлы мәнфәгатьләрен  һәм хокукларын яклау эшенә карата да шундый ук мөнәсәбәт булдыруны таләп итә.

2016 елдан башлап, иминият вәкилләре (иминият ышанычлылары) институты эшли башлады. Асылда алар - медицина ярдәме күрсәтү барышының  һәр этапбында иминләштерелгән затларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү бурычын хәл итү белән шөгыльләнүче иминият компанияләре хезмәткәрләре.

Елдан- ел иминият вәкилләренең эш функционалы арта бара. Бүген иминият  вәкилләре контакт-үзәкләрдә мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина  ярдәме алуны оештыру һәм алу мәсьәләләре буенча консультация бирә, иминләштерелгән затларга индивидуаль рәвештә (телефон буенча, СМС-хәбәрләр ярдәмендә) диспансеризация үткәрелү турында хәбәр итә, планлы госпитальләштерү үткәрелмәү сәбәпләренә (кем баш тарткан: пациентмы яки медицина оешмасымы) мониторинг ясый.

2018 елдан башлап, иминият вәкилләре диспансеризация узган затларның сәламәтлеге торышы төркемнәре, диспансер күзәтүенең тулылыгы һәм сыйфаты күрсәткечләрен, шулай ук пациентларның табиб билгеләгән дәвалауны ни дәрәҗәдә кабул итүен бәяләячәк.

Гомумхалык диспансеризациясен оештыруда һәм үткәрүдә иминият вәкилләренең роле нинди?

Белгәнебезчә, диспансеризациянең төп максаты – авыруларны профилактилау. Формаль төстә үткәрелмәсә, ул җитди авыруларның беренче һәм яшерен билгеләрен  ачыкларга һәм аларны үз вакытында дәвалауга керешергә, шулай ук инсульт, миокард инфаркты, шикәр диабеты, яман шеш кебек авыруларның, ягъни еш кына эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең үлеменә  китерә торган авырулар үсеш алуның куркыныч факторларын билгеләргә ярдәм итә.

Диспансеризация гражданнар беркетелгән поликлиникаларда бушлай үткәрелә һәм ике этаптан тора.

Беренче этапта югарыда санап кителгән җитди авырулар үсеш алуның куркыныч факторлары билгеләнә. Аларга артериаль кан басымы югары булу, холестерин артып китү, глюкоза, тәмәке тарту, алкогольне чамасыз куллану, рациональ тукланмау, физик активлык түбән булу һәм тән массасы артык булу керә. 

Аларның күбесен пациентларның анкета тутырганда үзләре күрсәтә торган мәгълүматлары нигезендә, шулай ук диагностика тикшерүләрен үткәргәндә дә ачыклап була. Кешенең яше өлкәнрәк булган саен, тикшеренүләр исемлеге дә арта бара.

Бүген, стандарт тикшеренүләрдән тыш, аналык муентыгы рагын  диагностикалау максатыннан чыгып, сыеклык онкоцитологиясе һәм туры эчәк рагын ачыклау өчен иммунохимик ысул белән яшерен кан булу-булмауны ачыклау буенча кал анализы кебек югары тоемлы ысуллар кулланыла. 

Пациентның анализлары һәм башка тикшеренүләре нәтиҗәләрендә үзгәрешләр, шулай ук куркыныч факторлары булса, ул өстәмә рәвештә, тагын да җентекләбрәк тикшерү һәм диагноз кую өчен диспансеризациянең икенче этабына җибәрелергә тиеш.

Менә бер мисал. Диспансеризациянең беренче этабында пациентта беренче тапкыр артериаль кан басымы югары булу, холестерин дәрәҗәсе югары булу, симерү ачыкланды, ди. Анкетасында ул кайчакларда кулларының оюы һәм әбисенең  61 яшендә инсульттан үлүе турында яза. Мондый очракта пациент инсультка китерүче кан тамыры кысылу түгелме дигән сорауга җавап табу максатында баш мие кан тамырларын тикшертү өчен УЗИга җибәрелергә тиеш. Әгәр дә патология табылса, пациент табибка консультациягә һәм алга таба дәвалануга  җибәрелә.

Шулай итеп, үз вакытында диагностика үтү һәм дәвалану күп кенә катлаулы авыруларны булдырмый калуга ярдәм итә.

Өлкән яшьтәге халык өчен диспансеризация өч елга бер тапкыр үткәрелә. Беренчесе – 21 яшь тулуга, алга таба өч ел интервал белән. Халыкны  диспансеризация үтүгә җәлеп итүдә төп рольне иминият вәкилләре уйный.

Икенчедән, алар үзләренең диспансеризация үтәргә тиешле иминләштерелгән затларын поликлиникага чакырырга тиеш. Моны телефоннан шалтыратып, смс-хәбәр яисә хат җибәреп эшләргә була.

Шулай эшләгәннән соң да граждан диспансеризациягә килмәсә, иминият вәкиле аның килмәү сәбәпләрен шалтыратып тәгаенли ала.

Иминият вәкиле шулай ук диспансеризация үткән иминләштерелгән затка аның үткәрелгән профилактика чараларыннан канәгать булу-булмавын бәяләү һәм оештыру характерындагы проблемаларны ачыклау максатыннан чыгып шалтырата ала. 

Иминият вәкилләренең эше моның белән генә чикләнми. Гражданнар теге яки бу поликлиникада диспансеризацияне оештыруда булган җитешсезлекләрне күрсәтә икән, иминият компаниясе, медицина оешмасы белән берлектә, барлык кимчелекләрне тикшерергә һәм аларны бетерү чараларын  күрергә тиеш.

Әмма бу иминият вәкиленең шалтыратканын һәм сорашканын көтеп утырырга кирәк дигән сүз түгел. Һәркем үз иминият компаниясенә, контакт-үзәк телефоны аша мөрәҗәгать итеп, диспансеризацияне оештыруның ошаган яки ошамаган яклары турында хәбәр итә ала. Җәмәгатьчелек фикерен белү һәм “кире элемтә” поликлиниканың үзе өчен дә, сәламәтлек саклау органнары, фонд һәм иминият компанияләре өчен дә бик мөһим

Көчләрне әнә шулай берләштергәндә генә хәлне яхшы якка үзгәртеп була бит.

Иминият компаниясе белгечләре белән ничек элемтәгә керергә?

Мәҗбүри медицина иминияте полисында иминият компаниясенең телефон номеры күрсәтелгән, аның буенча шалтыратып, һәркем үзенең соравына җавап ала алырга мөмкин. Иминләштерелгән гражданнар бу номерны үзләренең адреслар китапчыгына да өстәп куйса, тагын да әйбәт булыр иде.

Халыкка уңай булсын өчен Татарстан Республикасы территориясендә 2016 елның 1 июнендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминият медицина оешмаларының күпканаллы телефоннары белән интеграцияләнгән бердәм контакт-үзәк төзелде (аның түләүсез номеры: 8-800-200-51-51). 

 

 

Әгәр дә кеше эшләсә һәм аңа поликлиникага килергә авыр булса, бу очракта нишләргә?

Эшләүче гражданнар өчен эш көннәрендә диспансеризация узу проблема булырга мөмкин. Аларны аңлап була: эштән сорап китәргә кыен һәм кайвакыт теге яки бу сәбәп аркасында тикшеренүләр 2 көнгә яки аннан да күбрәк вакытка сузылырга мөмкин.

Шуңа күрә хәзер поликлиниклар эш режимнарын яңадан карыйлар һәм диспансеризацияне шимбә көн оештыралар.

Поликлиникаларның эш режимын теркәү бүлекләренә (регистратурага) шалтыратып, шулай ук медицина оешмаларының Интернет челтәрендәге сайтыннан белергә була.

Моннан тыш, иминият вәкилләре үзләре диспансеризациягә чакыра торган иминләштерелгән затларга поликлиниканың эш режимы турында да хәбәр итәргә тиеш.

Әңгәмә ахырында укучыларыбызга тагын нәрсәләр әйтергә теләр идегез?

Хәзер пациент һәм медицина оешмасы арасында «үткәргеч» – медицина  ярдәмен алганда, шул исәптән диспансеризация үткәндә проблемалар килеп чыккан очракта мөрәҗәгать итеп була торган иминият вәкиле булдырылды. Консультацияне һәм реаль ярдәмне оператив рәвештә гражданнар үз иминият компанияләренә (мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән телефон буенча) яки  Контакт – үзәккә (тел. 8-800-200-51-51) шалтыратып ала мөмкин. Бу турыда һәрчак истә тотарга кирәк.

Иминләштерелгән затлар белән иминият вәкилләре арасындагы үзара хезмәттәшлек конструктив булыр, үзара ихтирам нигезендә гамәлгә ашырылыр  дип ышанам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International