ТР Төзелеш министрлыгы: 65 мәгариф объектында капиталь ремонт башланды

2018 елның 10 феврале, шимбә

2018 елда 113 мәгариф объектын ремонтларга ниятлиләр. Шулардан – 28 гомуми белем оешмасы һәм 85 балалар бакчасы. 8 февральгә 11 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәптә, 47 мәктәпкәчә балалар учреждениесендә эшләр алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль-мәдәни өлкә объектларына, авыл хуҗалыгы объектларына капиталь ремонт буенча барлык программалар буенча, шулай ук Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды программалары буенча бүген проект-смета документация әзерләү һәм конкурс торглары уздыру эшләре тәмамланып килә.  

«2018 елда без төп программа буенча 995 күп фатирлы йорт ремонтлаячакбыз. Программа эшләнде, аукцион торглар урнаштырылды, 16 февральдә подрядчиклар сайланачак», - диде министр.

2018 елда балалар өчен 14 савыктыру лагерена капиталь ремонт ясалачак, 6 балаларны савыктыру лагере төзеләчәк һәм 1 лагерь реконструкцияләнәчәк. Бүгенгә капиталь ремонт ясалырга тиешле 14 объектның 12сендә эшләр башланган.  

Шулай ук бүген 26 мәдәни объектта, 18 яшүсмерләр клубында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирлекләренең 19 башкарма комитеты (Советы) бинасында, 11 Татарстан Республикасы муниципаль архивында һәм 5 Татарстан Республикасы яшьләр үзәге бинасында ремонт эшләре башланган. 

Амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 2018 ел программасы буенча 120 объектны модернизацияләү планлаштырыла. 8 февральгә проект-смета документациясе әзерләнә, планировка хәл ителешләре башкарыла, шулай ук 40 объектта әзерлек эшләре башланган. Программаның гомуми үтәлеше 3,9%.

Ирек Фәйзуллин чыгышында төзелеш ресурсларына бәяләрне мониторинглау тәртибе турында да искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International