"Балкыш"та кышкы каникуллар күңелле үтте

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа Ел. Россиядә бу бәйрәм иң яраткан һәм иң мөһиме булды һәм шулай булып кала да! Шул исәптән аңа озын каникуллар бирелгән булганга да. Бу каникуллар вакытында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар да күңелсезләнеп тормадылар.

02.01.2019елда hәм 03.01.2019 елда СК «Лидер»да бассейнда һәм Шәһәр тарихы музеенда булдылар; 2019 елның 4 гыйнварында укучылар йортында «Үзәк» территориаль үзидарә җитәкчесе Ислямов Р. С. оештырган Яңа ел тамашасына чакырылдылар; 05.01.2019 елда Чистай шәһәренең музей- күргәзмә үзәгенә экскурсия оештырылды; 06.01.2019 елда Яшьләр үзәгендә инвалид балалар «Әкият патруле Яңа елны коткара" дигән театральләштерелгән тамаша карадылар»; 07.01.2019 елда Водник бистәсендә урнашкан Елгачылар клубына Изге Сергия якшәмбе мәктәбе мәхәлләсе оештырган “Раштуа могҗизасы” исемле концерт программасына чакырылган иделәр.

Барлык бу чараларда балигъ булмаган балаларны һәм аларның гаиләләрен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре озата йөрде. Балалар күңел һәм тән белән ял иттеләр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм шундый күңелле каникуллар өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International