Чистай РҮХдә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча гамәли күнекмә узды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Персоналны гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу шартларында төгәл хәрәкәтләргә әзерләүне камилләштерү максаты белән «Чистай РҮХ» ДАССОның стационары территориясендә янгын килеп чыккан очракта хезмәткәрләрне һәм пациентларны ашыгыч эвакуацияләү буенча чираттагы практик күнекмә уздырылды.

Чынбарлыкка максималь якын булган шартларда учреждение хезмәткәрләренә янгын чыгу очракларына мөстәкыйль рәвештә, тиз һәм ялгыш ориентлашырга, хәрәкәт итүнең хәлиткеч юнәлешен билгеләргә һәм янгынны бетерү буенча дөрес чаралар күрергә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International