10 сентябрь көнне Гаделша авыл җирлегендә яшәүче Харисова Мәймүнә Минһаҗева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов һәм клуб хезмәткәрләре килде. Алар аңа котлау хатлары, бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф теләделәр.