Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары!Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

2019 елның 13 октябре, якшәмбе

Чистай районы өчен авыл хуҗалыгы икътисад тармагы гына түгел – ул анда яшәүчеләрнең күпчелегенең тормыш рәвеше, чөнки халыкның күп өлеше аграр секторда эшли.

Агросәнәгать комплексы икътисадның теләсә кайсы башка тармагыннан нык аерылып тора: авыл эш урыны гына түгел, ул яшәү урыны да. Авыл – без яшәргә көч алган чишмә ул. Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы нәтиҗә бирә: авыл җирлеге яңадан торгызыла, тормышны яхшыртуга авыр, әмма ышанычлы адымнар ясала.

Авыл хезмәтчәннәренең югары һөнәри осталыгы, сайлаган эшләрен яратып башкарулары, гореф-гадәтләргә тугры булулары агросәнәгать комп лексы алдында торган бурычларны уңышлы хәл итүнең нигезе булып тора, дип тулы ышаныч белән әйтергә була.

Шушы бәйрәм көнендә барлык авыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга, авыл хуҗалыгы производствосы алдынгыларына фидакарь һәм мактаулы хезмәтләре, игенче бурычына тугры булганнары өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә ихластан нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, ә Чистай муниципаль районы агросәнәгать комплексы предприятиеләренә – чәчәк атуны, үсеш һәм уңышлар телим!

Хөрмәт итеп, ТР Чистай муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы А.А. Ромадановский

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International