Бүген хакимияттә узган планеркада район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны Татарстан муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә үткәрелгән ярышларда яхшы чыгыш ясаулары белән котлады.
Шахмат ярышларында икенче урын алган өчен мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Ларионова һәм Илфат Мәгыйзов, муниципаль район башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.