Чистай Выселкасы авылында яңа клуб төзеләчәк

2016 елның 23 августы, сишәмбе
Ике атна элек Чистай Выселкасы авылында төзүчеләр яңа клубка нигез салу өчен чокыр казый башладылар.
Чистай Выселкасы – районның иң эре авылларының берсе, әмма биредә клуб иске иде. 
 
 – Безнең мәдәният учреждение­се 1970 елда төзелгән иде, -ди авыл җирлеге сәркатибе Валентина Проснева. – Шушы вакыт эчендә бина тузды, җимерелә башлады, ә биредә үткәрелгән бизәкләү эшләре тиешле нәтиҗә бирми инде.
 
Авыл клублары төзү республика программасы ярдәм итә. Аның буенча Чистай районында берничә заманча күп функцияле үзәк барлыкка килде. Чистай Выселкасы авылында да шундый үзәк сафка басачак.
 
Торак пунктта өч меңгә якын кеше яшәгәнлектән, типлы күп функцияле үзәк 300 урынга исәпләнәчәк.
 
Төзүчеләр мәдәният учреждениесен быел тапшырырга планлаштыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International