Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чистай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
ТОР бүлеге
Координаталар кулланып тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тарихы
Муниципаль районы Башлыгы
ИДАРӘ ИТҮ ОРГАННАРЫ
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ
Якташлык
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Геральдика
Чистай муниципаль районының инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Район икътисады
Социаль өлкә
Бушлай чаралар
Иҗтимагый совет, иҗтимагый оешмалар
Кадрлар бүлеге
Милли проектлар
Союз тормышы
Районда РФ һәм ТР территориаль органнары
Конкурслар, җәмәгать тыңлаулары һәм игъланнар
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ ТОРУ
Яшь гаиләләргә торак
Муниципаль контроль
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуация үзәге
Документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
TCC чыгару графигы
НПА проектлары
Карарлар, карарлар, боерыклар
Бюджет үтәлеше турында белешмәләр
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Конституция
Статус документлары
Халык өчен мәгълүмат
Коррупциягә каршы экспертиза
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше турында хисаплар
Бюджет буенча ачык тыңлаулар йомгаклары
Бурыч йөкләмәләре төрләре буенча муниципаль бурыч күләме турында белешмәләр
Матбугат хезмәте
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре:тарих һәм хәзерге заман"региональ мәгълүмат проекты
Хәбәрләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми бүлеге
Бәйләнеш
"Чистай хәбәрләре" газетасы
Мәктәп газеталары
ТАССРга-100 ел
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнар кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет-кабул итү
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Чистай муниципаль районында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен элемтә
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гариза үрнәкләрен йөкләү
Кире элемтә
Элемтә өчен мәгълүмат
Юридик мәсьәләләр буенча халыкны кабул итү
Халык өчен сораштыру
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтка ярдәм
Муниципаль районнар
Чистай муниципаль районы
Яшь чистайлылар бүләккә букчалар алдылар
2016 елның 31 августы, чәршәмбе
Татарстанда халыкны социаль яклауга һәрвакыт өстенлекле игътибар бирелде.
Республикада эшләнгән иң якланмаган категорияләрне – пенсионерларны, күп балалы гаиләләрне нәтиҗәле яклау кораллары системасы икътисадый кризис чорында аеруча мөһим һәм кирәкле. Россиядәге катлаулы икътисадый шартларга карамастан, 30дан артык социаль Президент программаларының берсе дә ябылмады.
Балалары булган, беренче чиратта, күп балалы һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Татарстанда нәтиҗәле дәүләт социаль яклау системасын республика җәмәгать инициативалары тулыландыра. Татарстан авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда балалары булган гаиләләрнең көнүзәк проблемаларына юнәлгән дистәләгән проектлар гамәлгә ашырылган.
2007 елдан бирле «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» проекты эшли. Ул Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси канаты астында тормышка ашырыла. Ел саен иганәчеләр акчасына меңләгән балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары, кием-салым сатып алына. Бары 2015 елда гына да проект ярдәмендә 11 меңнән артыграк мәктәп укучысын мәктәпкә җыярга мөмкин булды. Болар аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар, инвалид балалар һәм инвалид ата-аналарның балалары, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр.
Һәр бала бәйрәм көтә
Бу акция безнең муниципаль районда да гадәткә керде. Ул социаль яклауга мохтаҗ булган гаиләләргә ярдәм итү өчен үткәрелә, чөнки безнең вакытта баланы мәктәпкә әзерләү шактый зур финанс чыгымнар таләп итә. Ун ел дәвамында чистайлылар беренче сыйныфка баручы балаларга бүләкләр тапшыралар, предприятиеләрдә һәм оешмаларда алар өчен очрашулар, гомумшәһәр чаралары, мәктәп букчалары бүләк итәләр. Шундый бәйрәм Скарятинский бакчасында да булды, биредә беренче сыйныфка баручы йөздән артык бала «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында уку әсбаплары тутырылган букчалар алды.
Иң элек малайлар һәм кызлар «Маша и Медведь» мультфильмын карадылар. Әкият темасына алмашка мәктәп темасы килде, җәйге мәйданчык сәхнәсенә әлифбаның ике хәрефе, тырыш балалар уттай курыккан билгеләр – Берле, Икеле, Өчле чыкты.
Ваемсыз еллар артта калды, 863 бала моңа кадәр таныш булмаган һәм мавыктыргыч дөньяга аяк басачак.
– Шушы еллар дәвамында чистайлылар уку елы алдыннан балаларга бүләкләрне чын күңелдән тапшыралар, – дип билгеләп үтте Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, бирегә җыелганнарны котлап. – Без бүген дә әлеге күркәм гадәтне дәвам итәбез. Акциядә актив катнашкан барлык депутатларга, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә һәм коллективларга, шәхси эшмәкәрләргә бик зур рәхмәт! Ә беренче сыйныфка баручыларның үзләренә белем алуда уңышлар, бары дүртле һәм бишле билгеләренә генә укуларын телим!
Акциядә актив катнашканнары, ярдәмчел булганнары өчен иганәчеләрнең күбесе Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Аларның кайберәүләре үзләре үк булачак укучыларга бүләкләр тапшырдылар.
– Бу бик яхшы акция, – дип билгеләп үтәләр ирле-хатынлы Роза һәм Марат Гыйләҗевлар, алар бөтен гаиләләре белән бәйрәмгә килгәннәр. – Безнең зур кызыбыз Ләйлә быел беренче сыйныфка бара, ул 5нче мәктәптә белем алачак. Кызыбыз бу көнгә бик җитди әзерләнә, аны көтә. Акыллы укучы булыр дип өметләнәбез, сеңелесе Инзилә һәм энесе Вилданга бар нәрсәдә үрнәк булыр дип ышанабыз.
Ә үсеп җиткән балаларны матур букчада ниләр барлыгы кызыксындыра.
– Бигрәк шәп! Буяулар, пенал..., – дип тезеп китә кечкенә Тимур. Һәм янәшәдә утырган әбисе белән шатлыгын уртаклаша, – Биредә мәктәпкә укырга барыр өчен барысы да бар. 1 сентябрь тизрәк җитсен иде!
Ә балалар йортында - кабат шефлар
Ә балалар йортында үз шефларын, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен, көттеләр, алар тыштан җитди күренсәләр дә, һәрвакыт игътибарлы һәм ярдәмчел.
Бу юлы балалар эксперт-криминалистика үзәге хезмәткәрләрен каршы алдылар, алар биредә тәрбияләнүчеләрнең барысы өчен дә бүләкләр алып килгәннәр. Хезмәт начальнигы Әнәс Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгыннан беренче сыйныфка баручыларга мөрәҗәгать итеп котлау хаты укыды. Ә биредә 1 сентябрьдә 1нче сыйныфка 4 бала барачак (мәктәп яшендә барлыгы 33 бала), алар очрашуда төп катнашучылар булдылар. Балаларга төп бүләк сыйфатында матур, барлык кирәкле уку әсбаплары тутырылган, яктылыкны чагылдыручы тасмалар белән букчалар алдылар.
– Безнең шефларыбыз – менә дигән! – дип ассызыклый балалар йорты директоры Елена Вәлиева. – Ай саен бездә төрле подразделениеләр хезмәткәрләре була. Ә аларның кайберләре үз гаиләләре белән Казаннан ук киләләр, бу да күркәм гадәткә керә. Аларга барысы өчен дә бик зур рәхмәт! Бездә тәрбияләнүче балалар аларга һәрвакыт шат.
Менә 25 августта да шефлар яңа уку елы башлануга багышланган бәйрәмгә чакырдылар. Ә бер көн алдан беренче сыйныфка баручы дүрт бала җирле полицейскийларда, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә кунакта булдылар. Аларга шулай ук бүләкләр тапшырылды.
Һәр бала бәйрәмне, теләкләренең тормышка ашуын көтә. Һәм олылар да аның өметләрен акларга тырышалар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
март, 2024 ел
Чистайда «ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне»дигән традицион акция узды
Мәктәп укучыларының 40ка якын ата анасы тарих буенча БДИ тапшырган
Макулатураны бир-агачны сакла
Ә сез беләсезме, тиздән республикада «макулатураны тапшырыгыз-агачны коткар»девизы астында Бөтенроссия Эко – марафоны старт алачак.
28
март, 2024 ел
"РТРС" ФДУП объектларында планлы эшләр үткәрү турында
"РТРС" ФДУП объектларында планлы эшләр үткәрү турында ТРРС Генераль дирекциясе раслаган 2024 елга ремонт-профилактика эшләре графигы нигезендә, филиал объектларында программаларны радиотапшыруларның, телерадиотапшыруларның аналог форматында ("ТНВ" ТРК) һәм цифрлы эфир телерадиотапшыруларының аналог форматында сүндерү белән планлы эшләр үткәреләчәк; «ТНВ-Татарстан»; «Болгар радиосы»; «Россия радиосы Татарстан радиосы»; РТРС-1; РТРС-2. 11.04.2024 9.00-15.00 сәгатьтә Чистайда. 15.04.2024 1.00-10.00 сәгатьләрдә Зур Полянкада, радиотелеүзәктә 25.04.2024 9.00-15.00 Зур Талкишта
Провокаторлар россиялеләрне терроризмга һәм башка җитди җинаятьләргә этәрә.
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда провокаторлар россиялеләрне терроризмга һәм башка җитди җинаятьләргә этәрә. Риск төркемендә яшүсмерләр һәм яшьләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз