“Безнең Татарстан” VII Республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

ТРда  “Безнең Татарстан” VII Республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә.

Проектларны www.forumtatarstan.ru сайтында теркәп була. Форумда 14-30 яшьләрдәге сәләтле кешеләр (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары катнаша ала. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте, ТР Иҗади яшьләр академиясе оештыра, диелә форумның рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International