Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чистай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
ТОР бүлеге
Координаталар кулланып тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тарихы
Муниципаль районы Башлыгы
ИДАРӘ ИТҮ ОРГАННАРЫ
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ
Якташлык
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Геральдика
Чистай муниципаль районының инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Район икътисады
Социаль өлкә
Бушлай чаралар
Иҗтимагый совет, иҗтимагый оешмалар
Кадрлар бүлеге
Милли проектлар
Союз тормышы
Районда РФ һәм ТР территориаль органнары
Конкурслар, җәмәгать тыңлаулары һәм игъланнар
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ ТОРУ
Яшь гаиләләргә торак
Муниципаль контроль
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуация үзәге
Документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
TCC чыгару графигы
НПА проектлары
Карарлар, карарлар, боерыклар
Бюджет үтәлеше турында белешмәләр
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Конституция
Статус документлары
Халык өчен мәгълүмат
Коррупциягә каршы экспертиза
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше турында хисаплар
Бюджет буенча ачык тыңлаулар йомгаклары
Бурыч йөкләмәләре төрләре буенча муниципаль бурыч күләме турында белешмәләр
Матбугат хезмәте
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре:тарих һәм хәзерге заман"региональ мәгълүмат проекты
Хәбәрләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми бүлеге
Бәйләнеш
"Чистай хәбәрләре" газетасы
Мәктәп газеталары
ТАССРга-100 ел
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнар кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет-кабул итү
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Чистай муниципаль районында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен элемтә
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гариза үрнәкләрен йөкләү
Кире элемтә
Элемтә өчен мәгълүмат
Юридик мәсьәләләр буенча халыкны кабул итү
Халык өчен сораштыру
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтка ярдәм
Муниципаль районнар
Чистай муниципаль районы
Ул чистайлылар йөрәгендә яши
2017 елның 17 марты, җомга
13 мартта Нина Харитонованың вафатына ике ел булды.
Ул кече яшьтән үк бик кызыксынучан булып үсә. Мәсәлән, бишенче сыйныфта укыганда ботаника белән кызыксына. Аннары математикага гашыйк була. Соңрак зур теләк белән чит телләрне үзләштерә башлый. Ни хикмәт, ул барысына да җитешә.
Бөек Җиңү китергән 1945 елның язында урта мәктәпне тәмамлый һәм Казанга университетка укырга керә. Филолог булу теләге уянуда, билгеле, ул елларда мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучы Мария Владимировна Покровскаяның роле зур була.
Студент еллары бик тиз уза. 1950 елда Нина Степановна укытучы булып яңадан туган мәктәбенә әйләнеп кайта. Бу елларда мәктәптә балалар белән туган якны өйрәнү дәресләре алып баручы Рем Порман эшли.Нина Степановна хезмәттәшенә булыша башлый. Ә 50 елларда Рем Николаевич Казанга киткәч, әлеге түгәрәкне җитәкли.
– Алтмышынчы еллар бик кызыклы иде, – дип искә ала Нина Степановна, – бу вакытта илдә» кызыл эзтабарлар» хәрәкәте бик популярлашты. Без дә туган як турында материаллар җыю белән мавыгып киттек, мәктәп тарихын яза башладык. Минем төрле яшьтәге балалардан торган ярдәмчеләрем күбәеп китте. 1965 елда туган якны өйрәнү түгәрәгенең иң актив әгъзасы, иң яхшы укучыларымның берсе Геннадий Муханов мәктәпне тәмамлады.Аннары ул педагогия институтына укырга керде. Хәзер исә Геннадий Муханов Татарстанның Милли музеен җитәкли. Шулай ук 1970елгы чыгарылыш укучылары истә калды, акыллы һәм бик кызыксынучан балалар иде. Без мәктәп турында төрле хәбәрләр җыйдык: кем булган, нинди бүләкләре бар. Безнең укучыларыбызның төньякны «яулауларын», космонавтлар отрядында күнекмәләр үткәрүләрен ишетеп бик шатландык.
1972 елда Нина Степановна16нчы мәктәпкә күчә һәм зур омтылыш белән яңа мәктәптә әдәби-туган якны өйрәнү музее оештыра. Нәкъ менә шунда беренче тапкыр сәгать заводы музее оештырыла.
Ул шәһәребезнең күләгәле, тыныч урамнарында йөрергә ярата иде.Биредә Федин, Пастернак, Леонов, Исаковский, Тренев, Тарковский һәм башка әдәбият әһелләре яшәгән һәм иҗат иткән. Алар Бөек Ватан сугышы елларында Чистаебызда сыену урыны тапканнар.
Юкка гына яшь укытучыда әлеге язучылар, шагыйрьләр, аларның балалары турында китап язу теләге тумагандыр.
1985 елда Чистайда гадәти булмаган очрашу була. Бирегә 1942 елдан 1943 елга кадәр Кама буендагы шәһәрдә әдәбият фонды интернатында яшәгән әдәбиятчыларның балалары очрашуга килделәр.
Билгеле, әлеге очрашуны оештыруда турыдан-туры Нина Степановна да катнаша. «Элеккеге балаларның» күбесе белән ул хатлар алыша. Очрашуга Нина Федина, Цецилия Воскресенская, Юрий Томашевский, Агда Шор, Елена Кайранская киләләр. Сәгать заводы клубында искиткеч шәп очрашу була бу, аннары Берсутка баралар, әдәбият фонды интернатында булалар. Бу яшьлек белән,узган сагышлы сугыш вакыты чоры белән очрашу була. Ул Нина Харитоновада искиткеч тәэсирләр калдыра, яшьлек хыялының озакламый тормышка ашасын бар күңеле белән тоемлый. Шуңа күрә дә икеләтә дәрт-дәрман белән китап өстендә эшли башлый. Бәхетенә аның башлаган эшен Геннадий Муханов күтәреп ала. Ул бу вакытта республика сәяси агарту йортында эшли торган була. Җыентыкны төзү һәм оештыру эшләрен үз өстенә ала.
Шулай итеп,1987 елда «Чистопольские страницы» исемле китап дөнья күрә. Китап басылганнан соң Нина Степановна тормышында яңа иҗат чоры башлана.
Чистайда Нина Степановна кебек күп хат алучы башка кеше юктыр, мөгаен. Аны шундый ук җылы мөнәсәбәтләр белән Борис Пастернакның туганнары белән элемтә дә бәйләп тора. Әлеге шагыйрь иҗатына ул аеруча зур хөрмәт белән карый. Аның җиңел булмаган тормышы, матур, мәгънәле, образлы тел белән язылган әсәрләре бик күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Пастернакның биредә яшәве, иҗат итүе Чистай өчен зур горурлык. Биредә ул Шекспирның «Ромео и Джульетта», «Антоний и Клеопатра» трагедияләрен, Словацкий шигырьләрен тәрҗемә итә. Нина Степановнаның Чистайда Борис Пастернак музеен оештыру идееясе белән януы бер дә гаҗәп түгел.
1990елның 10 февралендә язучы яшәгән бинага мемориаль такта куелды, ә шушы ук елның 12 сентябрендә аның исемендә музей ачылды. Нина Степановнаның җиңел кулы белән кызыклы экспонатлар пәйда булды. Туристлар белән экскурсияләрне дә еш кына Нина Степановнага алып барырга туры килде.
Ул актив рәвештә җәмәгать тормышында катнашты, Укытучылар йорты идарәсенең әгъзасы, шәһәр әдәби берләшәмәсенең җитәкчесе булды. Ә Нина Степановна тәрбияләгән, туган ягына ихластан гашыйк булганнарның, аның эшен тугры дәвам итүчеләрнең исәбе- хисабы юк! Аңа киңәш сорап килүче яшьләр дә бик күп иде.
Аны яраттылар һәм хөрмәт иттеләр. Нина Степановна турында якты истәлек чистайлылар һәм аны белүче һәркем күңелендә яши. Үзәк китапханәдә ТРның атказанган укытучысы, шәһәребезнең Мактаулы гражданины, туган якны өйрәнүче, ихластан аны яратучы Нина Степановна Харитонованы искә алу кичәсе булды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2024 ел
Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле җил көтелә: 5 май кичендә, 6 май төнендә һәм иртәсендә 17-22 м/с, 6 май көнне көндез 15-18 м/с (Казан шәһәрендә 15-18 м/с).
Изге Пасха бәйрәме белән!
Барлык православиелеләрне Христос туу бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
4
май, 2024 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
2024 елның 5 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм 0 туфрагында туңу көтелә..-5°, аерым районнарда аязганда -8°кадәр төшәргә мөмкин. Казанда -3°кадәр туңу көтелә. 5 май көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле көтелә.
3
май, 2024 ел
Константин Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм-Җиңү көне белән котлады
Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарын: Черножуков Евгений Андреевич һәм Садыйков Искәндәр Вәлиевичны якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз