Татарстанның 41 муниципаль районында 996 күп фатирлы йорттан 566 объектта капиталь ремонт башланган 08.04.2017

2017 елның 8 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 158 мең кв. метрга 4 мең 333 сатып алу шартнамәсе төзелгән, бу шартнамәләрнең гомуми санының 88%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы кысаларында 65 объект төзелә. Шулардан 7 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Алексевск, Азнакай, Бөгелмә, Зеленодольск, Ютазы районнары һәм Казан). 24 объектта эчке эшләр бара (Алабуга, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч, Спас, Чистай районнары һәм Казан). 5 объектта түбә ябу эшләре алып барыла (Алексеевск, Буа, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч, Чистай, Ютазы районнары һәм Казан). 18 объектта диварлар торгызыла (Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Зеленодольск, Кукмара, Спас, Чистай районнары һәм Казан). 1 объектта нигез коралар (Әлмәт районы).

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капремонт программасында 2017 елда 43 муниципаль район катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан башка). Бу – гомуми мәйданы 6,2 млн. кв. метрлы 996 объект. Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, шулардан 566 объектта капиталь ремонт башланган.

Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2017 елда 1 мең 309 тикшерү уздырылган, барлыгы иминлек техникасын бозу буенча 2 муниципаль районда 9 факт ачыкланган.

Мәгариф оешмаларына капиталь ремонт программасы кысаларында 2017 елда 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән – 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә оешма. 2017 елның 6 апреленә 140 объектта эшләр бара, шул исәптән  27 гомуми белем мәктәбендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 106 мәктәпкәчә оешмада.

2017 елда 4 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт һәм 3 балаларны савыктыру лагерен реконструкцияләү каралган. 6 апрельгә капремонт  барлык 4 объектта да башланган.

2017 елда 10 һөнәри белем оешмасында-ресурс үзәгендә (колледжда) капремонт планлаштырылган. Эшләр барысында да бара.   

Мәдәният объектларына капиталь ремонт эшләре барлык 44 объектта да алып барыла, бер объект төгәлләнгән.

Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт 28 объектта гамәлгә ашырыла (программага кергән 29 объекттан).

2017 елда муниципаль берәмлекләр җирлекләре советларының 42 бинасына ремонт ясау һәм 11 бина төзү планлаштырылган. 6 апрельгә барлык 42 объектта да эшләр башланган.

Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә  капиталь ремонт 28 объектта планлаштырылган, 6 апрельгә эшләр 24 объектта башланган. 4 объект тәмамланган.

2017 елда Татарстан Республикасы муниципаль архивларына капиталь ремонт буенча яңа программа гамәлгә ашырыла башлады. Финанслау –50 млн. сум. 17 муниципаль архивта ремонт каралган. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бер объектта капремонт төгәлләнгән (Аксубай районы).

Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды 2017 елда алты программа гамәлгә ашыра. Аерым алганда, республика торак пунктларында су белән тәэмин итүне яхшырту программасы 278,28 км су белән тәэмин итү челтәре, 29 су җыю манарасы, 36 артезиан скважинасы төзүне күз алдында тота. Торак пунктлары урамнарын яктырту буенча 12 мең 295 яктырткыч, 304 исәпкә алу һәм идарә щиты кую, 417 км электр үткәргече уздыру планлаштырыла.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Урыссу шәһәр тибындагы поселогында индивидуаль җылыту системаларына күчү эшләре дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кушты.  

Аннары Ирек Фәйзуллин 2017 елда «Җәмәгать киңлекләре» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Бу яңа программа кысаларында Татарстан Республикасы бюджетыннан 2017 елда 45 районның 57 объектына 2 млрд. 64 млн. сум бүлү каралган. 2017 елның 8 апреленә 56 объект буенча эскиз проектлар килештерелгән, 1 эскиз проект буенча төзәтүләр бар.  

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, республикда территорияләрне, шул исәптән ишегалларын да төзекләндерү буенча 5 еллык программаны әзерләү төгәлләнеп килә (2018-2022 елларга өстенлекле илкүләм проект  кысаларында).  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International