Балигъ булмаганнарга алкоголь сату тыела

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге алкоголь продукциясенең әйләнешен тәртипкә салучы законда үзгәрешләр барлыкка килүе турында хәбәр итеп, кулланучылар хокукларына караган кайбер башка сорауларга җавап бирә.
 
22 июльдән “Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү, аларның әйләнеше һәм алкоголь продукциясен куллануны чикләүне дәүләт тәртипкә салуы турында” федераль законга кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керде. 
 
Аерым алганда, 16 маддә җирле вакыт буенча 23 сәгатьтән алып сәгать 8гә кадәр барлык алкоголь продукциясен (алкоголь продукциясен җәмәгать туклану оешмаларында сатудан тыш) сатуны тыя.
 
Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату предприятиеләренә
элеккечә үк әзер продукциянең 15 процентыннан артык этил спирты тәшкил иткән куәтле эчемлекләрне ваклап сату 22 сәгатьтән сәгать 10га кадәр тыелганын онытмаска кирәк.
 
2012 елның 1 июленнән алкоголь продукциясе төшенчәсе аныкланып, аңа составында этил спирты 0,5 проценттан артык тәшкил иткән азык-төлек, шул исәптән сыра да керәчәк.
 
Киләчәктә сыра сатуны тыю чаралары тагын да көчәйтеләчәк. 2012 елның июленнән башлап куәтлелеге 5 градустан арткан сыра урам киосклары һәм ларёкларында сатылмаячак. Моннан тыш, сату вакыты да чикләнәчәк. 2013 елның гыйнварыннан бу чикләүләр теләсә нинди куәтлелектәге сырага кагылачак. Россия Федерациясе хөкүмәте бу закон кагылмаган азык-төлек исемлеген билгеләячәк (мәсәлән, квас, кымыз һәм башкалар).
Закон барлык җәмәгать урыннарында алкоголь эчемлекләрен куллануны тыя (җәмәгать туклану предприятиеләрендә сатып алынып, шунда ук эчелгән алкоголь продукциясе һәм сырадан башка).
 
Моннан тыш, 2012 елның 1 гыйнварыннан 7 градуска кадәр алкогольле эчемлекләр 330 миллилитрдан зур булмаган савытларда гына чыгарылачак. Мондый продукциянең әйләнеше 2013 елның 1 гыйнварына кадәр күздә тотыла.
 
2011 елның 21 июлендә РФ Президенты тарафыннан “Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сатуны булдырмау чараларын көчәйтү буенча Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законына кул куелды.
 
Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен саткан өчен, әгәр бу җинаять җәзасы бирерлек бозу булмаса, гражданнарга – өч мең сумнан биш мең сумга кадәр, урыннардагы кешеләргә – ун мең сумнан алып егерме мең сумга кадәр, ә юридик затларга сиксән мең сумнан йөз мең сумга кадәр штраф салу күздә тотыла.
 
РФ Җинаятьләр кодексына 151.1 “Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сату” маддәсе кертелде. Аның нигезендә балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен саткан кеше шундый ук җинаять өчен йөз сиксән көн эчендә җаваплылыкка тартылган булса, аңа җинаять җәзасы бирелә.
Алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына кертелгән чикләүләр башкарылмаган очраклар яки алкоголь әйләнеше базарында башка бозулар турында Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының 8(84342) 5-49-56 “кайнар телефоны” буенча хәбәр итәргә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International