Аулак өйгә

21 февраль көнне 14-00 сәг-тә Гаяз Исхакый музей-утарына музей, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, борынгы йолаларны искә төшереп, “Аулак өйгә” җыелдылар. Үзләренең матур кул эшләрен күрсәтеп, борынгы җырлар җырлап, уеннар уйнадылар. Аулак өйгә сыйныф җитәкчеләре белән башлангыч сыйныф укучылары кунакка килделәр. “Гөлбану”, “Күпер асты”, “Йөзек салыш” уеннарында бик теләп катнашып җырлап-биеп , шигырьләр сөйләп күңел ачтылар.
Борынгы йолаларны яңартып киләчәктә дә матур кичәләр оештырырга язсын.

Последнее обновление: 9 февраля 2021 г., 22:11

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International