“Әфган кызалаклары.”

“Әфган кызалаклары.”
15 февравльдә без Ватаныбыз тарихында әһәмиятле вакыйга-Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 25 еллыгын билгеләп үттек. Бу көн һәлак булганнарны искә алу гына түгел, ә бәлки үзенең хәрби һәм гражданлык бурычын намус белән батырларча үтәп кайтучыларны да данлау. Шул максаттан китапханә, мәдәният йорты, мәктәп белән бергә берләшеп “Әфган кызалаклары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Кичәгә хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үткән егетләрне чакырдык. Губайдуллина А.Х һәм Фәсхетдинова Л.М. кыскача гына тарихка тукталып үттеләр. Китапханәче Зарипова Л.М. егетләребезнең тормыш юлын сүрәтләгән призентацияләрне күрсәтеп, сораулар биреп кичәне уңышлы гына алып барды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең музыкаль номерлары белән күңел кылларына кагылып, күпләрнең күзендә сагыш уяттылар.
Авыл җирлеге рәисе Гәрәева Л.Р. үз чиратында егетләрне бәйрәм белән котлап, киләчәктә дә шулай исән-сау булып яшәүләрен теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мәктәп директоры Агзамов Р.А. йомгаклау өлешен үз өстенә алды. Егетләребезне бәйрәм белән котлап, укытучыларга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, укучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде.

Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 10:41

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International