Синең үткен карашың

“Синең үткен карашың”

Татар халкында борынгыдан килгән күркәм гадәт бар:юлчыларга юлга чыкканда “Хәерле юл” дип озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?” – дип каршы алу. Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Һәер, ерак юлларда гына түгел, һәркөн юлда йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим.
Май аенда “Синең үткен карашың” (“Твой ясный взгляд”) исеме астында кичә-уен оештырдык. Уенга ике гаилә һәм ГИБДД хезмәткәрләрен чакырдык. Кичәне китапханәче Зарипова Л.М. алып барды. Мәдәният йорты хезмәкәрләре музыкаль номерлар күрсәттеләр.Музей хезмәткәрләре кичәне уздыруда, уеннар оештыруда булыштылар. Гусман Мәсгүд улы Хакимов, Сидорова Светлана Рамазановна, Шәрипова Рузалия Талгат кызы жюри әгъзалары булып уенга нәтиҗә ясап җиңүчене билгеләделәр.Беренче урынны Зариповлар гаиләсе, икенче урынны Мингазовлар гаиләсе алып истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.


Последнее обновление: 9 февраля 2021 г., 22:30

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International