Сугыш юлын үткән гаярь затлар

Бөек жиңүнең 68 еллыгы юбилеена багышланган митинг , авыл уртасына куелган һәйкәл янында, “ Сугыш юлын үткән гаярь затлар” исеме астында үтте. Авыл җирлеге рәисе Гәрәева Л.Р. Чистай шәһәреннән килгән кунак Ярмушев Р.Н., мәктәп директоры Агзамов Р.К. тыл һәм хезмәт ветераннарын, сугыш чоры балаларын бөйрәм белән тәбрикләп исәнлек – саулык, ил – көннәргә тынычлык теләделәр. Мәктәп укучылары, авыл халкы, мәдәният йорты хезмәткәр-ләрнең котлауларын, моңлы җырларын тыңладылар. Сугышта үлеп калган авылдашларыбыз истәлегенә чәчәкләр куелды һәм 1 минут тынлык белән искә алынды.Соңыннан тыл ветераннаы үткән тормышларына тукталып, бүген рәхәт яшәвебзгә шатланып дога кылдылар, теләкләр теләделәр. Бәйрәмнән, күгебез аяз, көннәребез тыныч булсын иде дигән теләк белән таралыштык.

Последнее обновление: 9 февраля 2021 г., 22:26

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International