“Тарихыбыз –борынгы, көрәшебез- изге, киләчәгебез- өметле!”

Февраль аенда күренекле авылдашыбыз, мәшһүр язучы, милләтебезнең горурлыгы булган олы шәхес Гаяз Исхакыйның туган көне. Шул уңайдан музей, китапханә, мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Тарихыбыз –борынгы, көрәшебез- изге, киләчәгебез- өметле!” дигән баш астында атналык үткәрдек. 20 нче февраль көнне Яуширмә урта мәктәбендә Г.Исхакыйның әсәрләре буенча игълан ителгән рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды һәм “Г.Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы” исемле әдәби-викторина үткәрелде.

Последнее обновление: 10 февраля 2021 г., 12:47

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International