Район турында

Район турында.

Район үзәге: Чистай (Чистополь)

Территориясе: 182,3 кв.км

Яшәүче халык саны: 76,4 мең кеше (2019 елның 1-нче гыйнварына)

Муниципаль берәмлек башлыгы:

Адрес: 422980, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129-нчы йорт

Тел.: (84342) 5-43-60; факс: (84342) 5-43-70

E-mail: chistay@tatar.ru

www-адрес: http://chistopol.tatar.ru

Район турында мәгълүмат:

Чистай муниципаль районы Көнбатыш Кама Аръягында, Татарстан Республикасының үзәк яссылык өлешендә, Кама (елганың борынгы болгар исеме - Чулман) елгасының сулъяк ярында урнашкан. Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай, Алексеевск муниципаль районнары белән чикләшә.

Районның хакими (административ) үзәге - Чистай (Чистополь) шәһәре - Татарстан Республикасының үзәгендә урнашкан һәм үзенең географик яктан урнашу рәвешендә республиканың Көнчыгыш һәм Көнбатыш өлешләрен бәйләп тора.

2016 елда Императрица Екатерина II - нче ("Әби патша") тарафыннан Чистое Поле авылына шәһәр исеме (статусы) бирелгәнгә 235 ел тулды.

Кама елгасында (Куйбышев су саклагычы) зур елга порты. Автомобиль юллары бәйләнеше (Казан - Саескан Тауы - Әлмәт автомобиль юлы). Хәзерге вакытта Мәскәү - Пекин халыкара автотрасса төзелеше бара, аның бер өлеше Чистай муниципаль районы территориясеннән үтәчәк.

Казанга хәтле ара - 144 км, иң якын тимер юлы станциясенә (Нурлат шәһәре) хәтле ара - 125 км.

Чистай районы 1930 - нчы елда оештырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International