Чистай районы башлыгы Корбан бәйрәме белән котлый!

2021 елның 20 июле, сишәмбе

Хөрмәтле шәһәр һәм район мөселманнары! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Быел да ул бәхет, иминлек һәм бердәмлек чагылышы булсын. Корбан бәйрәме-тирән әхлакый мәгънәгә ия, рухи чисталыкка ия булган, якыннарына булган мәхәббәтне һәм әйләнә-тирәдәгеләргә рәхим-шәфкатьне гәүдәләндерә торган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне кешеләр бер-берләренә карата аеруча игътибарлы, милләтләренә һәм диннәренә карамастан, чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр турында ихлас кайгыртучанлык күрсәтәләр.

Өйләрегездә тынычлык, игелек, шатлык, бәхет, һәм гаилә учагының җылысы булсын, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим. Озак елларга сәламәтлек һәм һәр йортка иминлек телим!

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International