«Юлдаш» Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында озак вакытлы тәрбияләү системасы эшләвен дәвам итә

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

«Демография» милли программасының «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, тормышларын тулы канлы итеп озайту өчен, өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту проблемасын комплекслы хәл итә.

2020 елда учреждение өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт тәрбияләү системасын гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының пилот районнары исәбенә керде. Учреждение белгечләре һәм персоналы алдына куелган төп бурыч - озак вакыт тәрбиягә мохтаҗ булган, балансланган социаль хезмәт күрсәтү һәм медицина ярдәме белән тәэмин итү.     Хәзерге вакытта озак вакытлы тәрбияләү системасын гамәлгә кертү кысаларында, физик халәтне, функциональ статусны, психологик сәламәтлекне, тормыш эшчәнлеген чикләүне комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча, социаль хезмәтләрдән файдаланучы 57 кешегә медицина һәм социаль-тернәкләндерү чаралары бирелә.

Озак вакытлы карау системасы кысаларында, хезмәт күрсәтүдә катнашучы белгечләр һәм персонал тарафыннан өлкән буын кешеләре һәм инвалидлар белән эшләүнең инновацион, апробацияләнгән формаларына һәм методларына таянып эшли. Реабилитацион махсуслаштырылган җиһазлар оста һәм актив кулланыла.

2021 елның августында, учреждениедә булган тернәкләндерү җайланмасына өстәмә рәвештә, 3 күпфункцияле карават, 2 күчмә юынгыч, 1 кәнәфи-бәдрәф, култыксалы 3 мендәр, аркага куя торган 5 мендәр, караватка 5 киртә, ванна өчен 3 утыргыч, 5 карават каршына куела торган өстәл сатып алынды. Бу җиһазлар аз мобильле һәм урын өстендә ятучы яшәүчеләрне карау мөмкинлеген бирәчәк.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, персонал гериатрия һәм медицина буенча аз мобильле һәм урын өстендә ятучы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны  карау өчен кирәкле теоретик базаны үзләштерә, аралашу, хәрәкәт итү, гигиена процедураларының гамәли күнекмәләрен үзләштерә. Мондый чаралар өлкәннәрне һәм инвалидларны тәрбияләүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Учреждениедә озак вакытлы тәрбияләү системасын кертүнең беренче тәҗрибәсе хезмәткәрләрнең тәрбия квалификациясенең  начар булмавын күрсәтә, бу эш сыйфатын да, тәрбияләнүчеләрнең тормыш сыйфатын да тулысынча үзгәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International