Бал кортлары тотуда яңа кагыйдәләр

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

2013 елның 1 гыйнварыннан бал кортлары тоту буенча махсус закон кертелде. Анда түбәндәгечә язылган: “Бер умартага мәйдан 30-35 квадрат метр исәбеннән билгеләнә. Умарталар, участок чигеннән урам якка 20 метр, күрше участоклардан 10 метр читтә урнашырга тиеш. Һәм аларны 2 метрдан да ким булмаган биеклектәге койма (дивар, куаклык) белән уратып алу зарур. Балалар бакчасы, мәктәп, медицина учреждениеләре һәм башка кеше күп була торган урыннарда корт оялары 100 метрдан да якын булмасын. Торак пунктларда тынычлык яратучы кортлар: “Краинский”, “Карпат” төрләрен генә үрчетергә рөхсәт ителә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International