Татарстан Республикасы территориясендә еш янгыннар булу сәбәпле, 27 февральдә йорт эчендәге газ җиһазларын эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов үткәрде.
Киңәшмәдә фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм газ җиһазларына хезмәт күрсәтү өчен торак биналарга керү мөмкинлеген тәэмин итү буенча килешүләр төзү мәсьәләләре каралды.