27 февральдә Чистай муниципаль районының «Балкыш» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Чистай РҮХ табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова белән хезмәт коллективы очрашуы узды.
Чара Чистай районы халкына эпидемиологик хәл, коллективта ВИЧ-инфекцияне профилактикалау чаралары турында мәгълүмат җиткерү максаты белән үткәрелде. Социаль хезмәткәрләр анкетада актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм «ВИЧ-инфекциясен профилактикалау»темасына мәгълүмати-агарту әдәбияты белән таныштылар.