Чистайда йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы эш планлаштырылган

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Бу максатларга республика бюджетыннан 45 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов йорт яны территорияләрен төзекләндерү барышы белән танышты.

Бүгенге көндә «Алексеевскдорстрой» ААҖ көче белән Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 19 нчы йорт янындагы территорияне асфальтлау буенча актив эш алып барыла. Районга чыгу вакытында халык шәхсән үз тәкъдимнәре һәм үтенечләре белән район башлыгына мөрәҗәгать итте. Әйтик, өйдә яшәүче өлкән яшьтәге ханым подъезддан кечкенә генә бусаганы ясарга һәм подъездда ремонт барышын контрольгә алырга кушты. «Жилищник-3» идарәче компаниясе җитәкчесе Дамир Гайнетдинов торак милекчеләре ширкәте белән әңгәмәгә кушылды, ул хәзерге вакытта ремонтның нинди этабында һәм эшчеләр нинди проблемалар белән очрашуын җентекләп сөйләде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды. 

Беренче чиратта, ремонт эшләре графигын төзегәндә, Чистай шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан соңгы 3 елда халыктан кергән мөрәҗәгатьләрнең реестры каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International