Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов "Чистай" индустриаль паркы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Киңәшмәдә катнашучылар «Чистай»индустриаль паркы резидентларын энергия белән тәэмин итү буенча үткәрелгән аудитор тикшерүе белән таныштылар. Индустриаль парк эшчәнлеген тәэмин итүче Чистай шәһәре Башкарма комитетының бүлек җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә энергия белән тәэмин итү челтәрләренә санкциясез тоташуны булдырмау бурычы куелды.

Дмитрий Иванов предприятиеләр янындагы территорияләрне чүп-чардан һәм үләннән чистартуны таләп итте, шулай ук муниципалитет тарафыннан парк территориясенә урамнарны яктырту һәм җәмәгать транспортын индустриаль парк территориясенә кадәр җибәрү мөмкинлеге каралуын әйтте. Яклар кышкы чорда парк территориясен кардан чистарту һәм яңа предприятиеләр төзелешен тәмамлау кебек проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.  ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International