Чистай муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясенең 2020 елның 23 сентябрендә чираттагы утырышы булып узды.
Комиссия тарафыннан хезмәт хакы, иминият взнослары буенча исәп-хисаплар нигезендә, минималь хезмәт хакыннан кимрәк булган эш бирүчеләр тыңланылды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, хокук бозулар ачыкланган эш бирүчеләргә хезмәт хакын, пенсия һәм башка взносларны исәпләү буенча контроль сроклар бирелде.
Башкарма комитет искәрткәнчә, хезмәт хокукларын бозу, хезмәт килешүен рәсмиләштермичә эшләү, конвертта түләү фактлары буенча сез 5-22-68 номеры буенча «кайнар» телефон линиясенә мөрәҗәгать итә аласыз.