Чистайда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры катнашында район Советының хисап утырышы узды

2021 елның 12 феврале, җомга

Утырышта районның 2020 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

Бүген Чистайда Чистай районы Советы утырышы узды. Хисап сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, Дәүләт Советы депутатлары Халит Гарифуллин, Алсу Тарханова, Шамил Яһудин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин, хокук саклау органнары вәкилләре, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында хисап белән чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел барыбыз өчен дә җиңел булмады һәм пандемия тормышның барлык өлкәләренә үз төзәтмәләрен кертте.

– Без үз-үзебезне изоляцияләү режимын, балаларны дистанцион укыту, сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре эшен туктату, товарлар, медикаментлар, шәхси саклану чаралары дефицитын кичердек. Карантин чаралар арасында Алтын уртага ирешү һәм икътисадны алга таба үстерү өчен шартлар саклау авыр булды, - диде Дмитрий Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International