Чистай ГХАТ бүлегендә анкета үткәрелде

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Хәзерге вакытта түбәндәге тенденция күзәтелә: гаилә корырга карар иткән парлар никахны тантанасыз теркәүне ешрак сайлыйлар (гомуми санның якынча 70%).

Тантанасыз язылышу - яшь парлар үзләре генә ГХАТ бүлеге кабинетында биш минут эчендә никахларын теркәп балдаклар алмашу дигән сүз.

Бу нәрсә? Заманча модага иярү яки тиз тормыш агымымы? Моның турында Чистай ГХАТ бүлегендә анкета үткәрергә карар ителде, һәм никахка гариза бирү белән бергә, яшь пар: «ни өчен сез тантаналы булмаган никах теркәүне сайладыгыз? " - дигән сорауга җавап бирделәр.

Сорауларга җавап түбәндәгечә булды:

• Гражданлык никахында күптән яшибез, үзебез өчен мөнәсәбәтләрне законлаштырырга карар иттек - 60%

• Кабат өйләнешәбез, танатанларны инде "үттек", кызык түгел -20%

• Тантананы оештыру өчен финанслар юк -5%

• Кәләш йөкле (зур корсак), тантана оештыруны кирәк дип санамыйбыз 5%

• Читтә бәйрәм булачак, регистратор ролен тамада башкарачак,  тантаналы булмаган теркәлү вакытында алынган таныклыкны тапшырачак 4%

• Элек Никах дини йоласын үткәргәннәр һәм мәчеттә бәйрәм иткәннәр, хәзер никахны юридик яктан тантаналы рәвештә рәсмиләштерәбез 4%

• Бәйрәмнәрне һәм кунакларны яратмыйбыз-1%

• Якыннарыбызның белүен теләмибез-1%

• Чистай никах сараенда никахны тантаналы рәвештә теркәүнең ничек узуы ошамый-0%.

 

Шулай да, никахлашу - гаиләнең тууын озата баручы традицион йолалар системасы. Һәм традицияләр сакланырга һәм хөрмәт ителергә тиеш.

Чистай никах сарае, аның төп тантаналар залы үз эченә гашыйкларның һәм аларның әти-әниләренең елмаюларыннан һәм бәхетле күз яшьләреннән, дусларының котлауларыннан һәм эчкерсез теләкләреннән, Мендельсонның тылсымлы ноталарыннан уңай эмоцияләр алган. Бу борыңгы зал үзенең рухи энергиясен гаилә традицияләрен кадерләүчеләр һәм мәхәббәткә ышанучылар белән уртаклашырга әзер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International