Ветераннар арасында халык иҗаты смотр-конкурсы узды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Ветераннар (пенсионерлар) Советында Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы Советы игълан иткән ветераннар арасында «Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучы ветераннар»халык иҗаты конкурсының беренче муниципаль этабы узды.

Шәһәр һәм район осталары күргәзмәгә 8 номинация буенча 50дән артык эш тәкъдим иткән.

Конкурс жюрисы конкурсның икенче республика этабында катнашу өчен иң яхшы эшләрне сайлап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International