Гражданнар җыеннары дәвам итә!

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Булдыр авыл җирлегендә чираттагы гражданнар җыены узды!

Авыл халкы белән Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов очрашты.

Очрашу вакытында ул муниципаль районда алып барылган эшләр турында сөйләде. Ул шулай ук узган елга йомгак ясады һәм 2024 елга планнары турында сөйләде.

Район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә башкарылган эш өчен рәхмәт сүзләре килде. 

Ахырда, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм җирлек территориясен төзекләндерүдә күрсәткән ярдәме өчен, җирлек халкы Чистай муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International