История

АВЫЛ ТАРИХЫ

16 йөздә хәзерге Яүширмә урнашкан  “Кәләй”  авылы утырганы билгеле. Октябрь инкыйлабына кадәр авылның адресы “Деревня Каляева Малый Бахта туш” дип йөртелгән. Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, язма магълүматлар, Кәләйне авылны нигезләгән кеше дип күрсәтәләр. Күрәсең кеше Кәлимиулла исемле булып, Кәләй дип кыскартканнар. Күрше авыл – Урманасты Шонталысында “Кәләй” коесы да бар. Коеларга күп очракта кеше исеме бирелгән.
Чирүле (Чирү – гаскәр) Шонталы авылында патшага хезмәт иткән генерал Морат  бабай яшәгән . Отставкага киткәндә, аңа бирелгән җирләр зур була. Ул үзенең биш улын тирә-яктагы авылларга таратып утырта. Алар арасында Чирүле Шонталысы, Яүширмә, Мөслим, Нарат елга авыллары бар. Бер улы-Габдерәзәкне Кәләй авылына күчереп утырта. Габдерәзәк килеп утырганда авыл халкы берничә дистәдән артмаган әле. Бу инде икенче нәсел була. Морат бабай – безгә тугызынчы бабай. Бу нәсел 1750 еллардр бик ишәеп китә. Авылның хәзер күпчелек халкы шул нәселдән.  hади Нуретдинов, Вагиз Фатыхов,  hади Җәләев h.б.-лар бу нәселне дәвам итүчеләр. Бу нәсел кешеләре  киң җилкәле, таза гәүдәле. Халык сөйләвенчә, Морат бабай кабере Чирүле Шонталы белән Яүширмә кырлары чигендә булырга тиеш.
Авылга да “Аксакал кизләве” дигән чишмәнең исеме дә, Морат бабай хөрмәтенә куелган булган, вакыт үтү белән “Су кизләү” дип йөртелә башлый. Яүширмә дә Аксакалларга тиң картлар:мберсе Морат бабай малае Габдерәзәк, икенчесе Котлыиш яшәгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International