Олы тормышка тәүге адымнар

2016 елның 25 маенда Россия мәктәпләренең барлык укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Аларда бик күп изге теләкләр, үгет- нәсыйхәтләр, җылы котлаулар яңгырады.Әлеге күркәм бәйрәмнән Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге дә читтә калмады. Чөнки ЗАГС хезмәткәрләре укучылпр белән таныш, күп кенә өлкән сыйныф укучыларына бүлек  хезмәткәрләре белән гаиләне алып бару дәресләрендә аралашырга туры килгән иде.

ЗАГС бүлеге начальнигы В. Белова-Реутина Чистай шәһәренең 1нче номерлы мәктәбе укучыларын  ихлас күңеленнән тәбрик итте,аларга олы тормыш юлына ышанычлы адымнар ясауларын, имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзләренә ошаган һөнәрне сайлауларын теләде.

Беренче сыйныф укучылары бәйрәм программасы әзерләгәннәр иде, алар үзләре дә бүләккә өлкән дусларыннан кызыклы китаплар алдылар.

Мәктәп вальсы бик дулкынландыргыч һәм бик матур килеп чыкты һәм билгеле инде, соңгы кыңгырау чыңы  берәүне дә битараф калдырмады...


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International