Чистай РҮХнең бала тудыру йортында янгын-тактик өйрәнүләр узды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

10 декабрьдә «Чистай РҮХ» ДАССОның бала тудыру йортында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды. Чара барышында янгын тревогасы сигналы буенча бала тудыру йортының медицина хезмәткәрләрен һәм пациентларны күнекмә эвакуацияләү уздырылды.

Тренировкалар нәтиҗәсендә хастаханә хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә югары белем күрсәттеләр. Эвакуация планын эшләп бетерү нәтиҗәләре буенча искәрмәләр табылмады, куелган бурычлар үтәлде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый өйрәнүләр Чистай РҮХдә даими үткәрелә һәм бу юлы «Чистай РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә югары белемнәрен күрсәттеләр.

2019 ел эчендә "Чистай РҮХ" ДАССОның 10 объектында эвакуацияләү буенча 20 күнекмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International