Бүген Чистайда 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр, бадминтон уйнарга яратучылар, "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары арасында "Татарстан - Яңа гасыр" бадминтон буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Әгерҗе, Аксубай, Биектау, Балык Бистәсе, Нурлат, Әлмәт, Саба, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары катнашты.
Безнең активистлар - "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Чистай яшьләр бүлеге белән горурланабыз, алар да призлы урыннар яуладылар! 2 урын-Карпов Игорь ("Чистопольгаз" ЭПУ), Жужгина Евгения ("Чистай РҮХ"ДАССО).