Ярышларда бөтен Татарстаннан 70 тән артык спортчы катнашты.
Р.В. Гәрәев истәлегенә багышланган спорт гимнастикасы буенча республика ярышларында 70 тән артык кеше катнашты. Ярышлар Яр Чаллыда 24-27 ноябрьдә узды. Турнирда Татарстанның төрле районнарыннан һәм Ижау шәһәреннән спортчылар үз сәләтләрен күрсәттеләр.
«Гимнаст» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар, яшь чистайлылар төрле дәрәҗәдәге 5 медаль яуладылар.
2 спорт разряды буенча чыгыш ясаучы катнашучылар арасында күп төр ярышта Булат Гыймалетдинов өченче урынны алды. Финал күнегүләрендә ирекле күнегүләрдә Булат Гыймалетдинов алтын медальгә лаек булды, ә Локман Камалетдинов бронза медаль алды. Терәк сикерүдә Артем Барсуков 3 нче урынны алды. Булат Гыймалетдинов та боҗрада күнегүдә өченче булды. Яшь спортчылар тренер Фәрит Шәрәфетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнә.