Россияле һәм китайлы өйләнешкән

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Гаилә «сез ир һәм хатын» дип игълан итүдән, беренче гаилә үбешүеннән, туй вальсы һәм Мендельсон маршыннан башлана.

2022 елның 5 һәм 6 август көннәрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 11 пар үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Барлык никахларны теркәү тантаналы шартларда узды. Бер “халыкара” никах төзелде: россияле Резедә Хәйдәрова һәм кытайлы Ю Хаотао үз мөнәсәбәтләрен теркәде. Тантана үзенчәлекле сценарий буенча үткәрелде, чөнки кияү русча сөйләшми, әмма иң төп һәм мәҗбүри сүзләрне ул өйрәнгән.

Яшьләр Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм эшли, анда танышалар да, никахларын нәкъ менә Чистай Никахлашу сараенда теркәргә булганнар-чөнки кәләш Чистай районында туып-үскән һәм һәрвакыт туган шәһәренең матур никахлашу сараенда кияүгә чыгарга хыялланган.

Барлык яшь парларны тормышларындагы иң бәхетле көннәре белән котлыйбыз. Барлык гаиләләр дә үзара аңлашу, ярдәм, наз һәм чиксез мәхәббәт хакына нигезләнсен. Ә тормышта котылгысыз киртәләр аларны зирәк һәм бердәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International