Чистайда милләтара татулык мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 30 декабре, җомга

Муниципалитетта милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча район башлыгы каршындагы Совет утырышы узды.

Аны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов үткәрде. Утырыш эшендә иҗтимагый хәрәкәтләр, коммерцияле булмаган оешмалар, башкарма комитет, дини конфессияләр, миграция хезмәте бүлекләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

Чистай җирлекара китапханәсендә гражданлык бердәмлеген ныгытуга, мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында аның директоры Ирина Герасимова сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында аның җитәкчесе Фәрит Галимов сөйләде.

Чистай авыл җирлегендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында аның башлыгы Сергей Еимов сөйләде.

Чистай районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Ольга Добронравова республика бәйрәмнәрендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм гармонияләштерү эшчәнлеген активлаштыруның бер формасы буларак катнашуы турында сөйләде.

Милли мәдәниятне үстерүгә һәм саклауга керткән өлеше өчен ул Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллегеннән таҗик диаспорасы җитәкчесе, «Әнәс» мәчете имам хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Азизовка, чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Петр Плотниковка, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит Галимовка бүләкләр тапшырды.

Утырыш ахырында җыелучылар 2023 елга эш планын расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International