Бүген Чистай шәһәрендә зона семинар-киңәшмәсе узды, ул муниципаль районнарның узган елда авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклар ясау һәм 2017 елга планнар темасына багышланды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Чарада Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.
Семинара-киңәшмә барышында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең технологик якларына, эре мөгезле терлекләрне тоту һәм тукландыру ысулларына, машина-трактор паркларынэксплуатацияләүгә җентекләп тукталдылар һәм башка аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләр каралды.