Район башлыгы киңәшмә үткәрде

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Узган сишәмбедә Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов эшлекле киңәшмә үткәрде. «Экспресс» ҖЧҖ директоры Сергей Королев һәм Чистай шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов киңәшмәдә катнаштылар. Дмитрий Иванов Чистай халкы мөрәҗәгать иткән пассажир автотранспорт предприятиесе эшенә карата шикаятьләрне җиткерде һәм бу проблемаларның сәбәпләрен аңлатуны сорады.

2019 ел башында район башлыгы адресына ташучының сыйфатсыз эшенә бик күп мөрәҗәгатьләр килә башлады. Халык автобуслар хәрәкәте җәдвәлен үтәмәүне, кондукторлар эшен тиешенчә башкармауны һәм башка проблемаларны билгеләп үтә.  Шәһәр Башкарма комитеты шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре һәм волонтерлар белән берлектә көн саен пассажирлар ташу эшенә мониторинг үткәрде. «Экспресс» ҖЧҖ директоры кисәтүләрне кабул итте, ләкин шул ук вакытта барлык автобусларның да видеокүзәтү камералары һәм ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылуын билгеләп үтте. Ул ассызыклап үткәнчә, бүген үк автобуслар хәрәкәте арасында интервал 5-10 минут тәшкил итә. Ташучы предприятиесе шәһәр Башкарма комитеты белән берлектә яңа расписание расларга һәм тукталышларда урнаштырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International